Татарстанда бер кеше 12 миллионга өмет итеп, 701 меңеннән колак каккан

Әлмәтле, 12 миллионга өмет итеп, 701 меңеннән колак каккан, дип яза район газетасы. Тикшерү комитеты тикшерүчесе дип таныштырган ханым 53 яшьлек ир-атка элек сатып алган БАДлар өчен 12 миллион сум күләмендә компенсация түләүләре барлыгын хәбәр итә.
Беркатлы әлмәтле «тикшерүче» сүзләре буенча гариза яза һәм күрсәтелгән адрес буенча почта аша җибәрә. Берничә көннән «хокук саклау органнары тәкъдиме белән беркетелгән адвокат» аның белән элемтәгә керә, ә берничә көннән судта җиңеп чыгуларын хәбәр итә.
Миллионнарны алу өчен әлмәтледән акча күчерүен сорыйлар. Үз машинасын залогка куеп, ир 349 мең сум акчасын күчерә. Соңрак аңа тагын 232682 сум акча кирәклеген әйтәләр. Бу юлы ул 470 мең сум кредит рәсмиләштерә.
Әмма вәгъдә ителгән 12 млн сум акчаны аңа юллаучы булмый. Әлмәтле, алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә.

 


Фикер өстәү