Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында төрле чаралар уза

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мөхтәсибәтләре белән берлектә экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган спорт чаралары оештыра. Аларның күпчелеге бу атнага билгеләнгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мисал өчен, бүген Казанда мөселман һәм православие яшьләренең катнаш командалары арасында волейбол буенча дусларча матч була. Очрашу ел саен үткәрелә торган күркәм гадәткә әверелде. Чара башкаланың “Ярдәм” мәчете территориясендәге спорт мәйданчыгында узачак. Командалар катнаш булачак – төрле конфессия вәкилләреннән торачак. Матч ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырыла. Башлана сәгать 18.30да. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланачак.

Моннан тыш, республика мөхтәсибәтләрендә «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән велойөрешләр уздыру планлаштырыла. 11 сентябрь көнне велойөреш Аксубайда, 13 сентябрьдә Азнакайда, 22 сентябрьдә Яр Чаллыда оештырылачак.

 


Фикер өстәү