Татарстанда Эш башлаучы фермер мәктәбе старт ала

20 сентябрьдә Татарстанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Эш башлаучы фермер мәктәбе» старт ала. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ике көн эчендә республика авылларыннан килгән яшьләр бизнес планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү серләрен үзләштерәчәк, авылда яшьләргә ярдәм күрсәтүдә нинди программалар гамәлгә ашырылуын беләчәк», — диелә хәбәрдә.

Чара кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-проектлар бәйгесе узачак. Анда җиңүчене үз продукты бренды өчен полиграфия хезмәтләренә 30 мең сум күләмендә сертификат көтә.

Мәктәпкә авыл җирендә теркәлгән һәм университет тәмамлаганнан соң үз бизнесларын ачарга теләгән 18-35 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.

Чарада катнашу өчен 2019 елның 18 сентябренә кадәр «Эш башлаучы фермер заявкасы» билгесе белән түбәндәге электрон почтага гариза юлларга кирәк: amo-rt@mail.ru.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/14/193565/


Фикер өстәү