Татарстанда салкын һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәр?

Татарстан Республикасы территориясендә бу атнада салкын һава торышы сакланыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 23-27 сентябрьдә республика циклонның тыл өлешендә булачак. Бу исә салкыннардан тыш, территориягә яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшемнәр китерәчәк.

Иртәгә һәм берсекөнгә, 24 һәм 25 сентябрьдә, Татарстан Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразлавы буенча, урыны белән явым-төшем көтелә. Ә төнлә һава температурасы +3тән -2 градуска кадәр булачак. Көндез исә +3..+8 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Бу көннәрдә төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Пәнҗешәмбе көнне, 26 сентябрьдә, температура төшүе көтелә: төнлә +1..-4 градус тәшкил итәчәк, көндез исә +4..+9 градус булачак. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез яңгыр һәм юеш кар көтелә.

27 сентябрьдә Татарстан территориясендә шулай ук салкын һава торышы сакланачак, көндез явым-төшемнәр булырга мөмкин. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республика антициклон йогынтысына эләгәчәк. Явым-төшемнәр булу ихтималы аз, әмма температура фоны элеккегечә үк сакланачак.

 


Фикер өстәү