Татарстанда салкын һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә

Иртәгә, 25 сентябрьдә, Татарстан территориясендә болытлы көн, яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр яки юеш кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан яки көнбатыштан талгын җил.

«Төнлә һава температурасы 0 дән 2 градуска кадәр җылы, көндез 6-8 градус җылы булачак», — диелгән хәбәрдә.

Республика буенча төнлә һава температурасы −2 .. +3 градус, ә көндез +3..+8 градус җылы булачак.

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү