Татарстанда 3 сентябрьдән башлап Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә автоюлында транспорт хәрәкәтен туктатачаклар, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
«Биектау районында автомобиль юлын ремонтлау белән бәйле рәвештә транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла», — диелә министрлык хәбәрендә.
Хәрәкәт 3 октябрьгә кадәр ябылачак. Машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйлар.