Татарстанда яшь фермерлар мәктәбенә керү өчен гаризалар кабул ителә

20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе” эшли башлый. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике көн эчендә республиканың авыл яшьләре бизнесны планлаштыру, нәтмиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәк.

Уку кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанда уңышлы эшләүче фермерлар хуҗалыкларына бару планлаштырыла, бу хуҗалыкларда фермерлар үз тәҗрибәләре белән таныштырачаклар һәм тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирәчәкләр. Бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продукты бренды өчен полиграфия хезмәтләренә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак.

Катнашуга авыл җирендә теркәлгән һәм университетны тәмамлаганнан соң үз бизнесын башларга җыенучы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр (көндез йөреп һәм читтән торып соңгы курсларда укучы студент-бакалаврлар, студент-магистрлар, студент-аспирантлар) чакырыла.

Катнашу өчен 2019 елның 18 сентябренә кадәр электрон почтада гариза тутырырга һәм җибәрергә кирәк, адресы: amo-rt@mail.ru, «Заявка ШМП» тамгасы белән. Өстәмә мәгълүматны (843) 221-75-97 телефоны аша алырга мөмкин.

 


Фикер өстәү