Татарстанга туристлар ни өчен килә?

Республикабызга тәмле ашау өчен генә килүчеләрнең дә байтак икәнен беләсезме? Ашау өчен, дип әйтү тупасрак, әлбәттә. Иң элек милли аш-су үзенчәлекләре белән танышу өчен безнең тарафларны сайлап алган туристлар турында сүз.

Әйе-әйе, алар арасында диңгез буенда ял итәргә яратучылары, йә булмаса чит дәүләтнең тарихы-көнкүреше белән кызыксынучылары гына түгел, бәлки әле җирле аш-су үзенчәлекләрен белү өчен генә чит континентка юл тотучылары да бар. Менә шушы гастрономик туризм рейтингында без соңгы елларда алдынгы сафларда барабыз. Сәяхәтләргә багышланган National Geographic Traveler басмасы бу рейтингны интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча һәр ел саен төзи. Быелгысы әле уникенче октябрьдә генә тәмамланырга тиеш булса да, көндәшләребез  куып тотып булмаслык дәрәҗәдә артта калган инде. Ә узган елда Россиянең иң “тәмле” төбәкләре арасында икенче урынга чыкканбыз.

Кайберәүләргә туризмның ашау-эчүгә кагылышлы тармагында беренчелекккә чыгуның әллә ни мөһим булып тоелмавы да бар анысы. Арабызда хәтта, тапканнар мактанырлык әйбер, дип уйлаучылар да булырга мөмкин. Әмма барыбер башкалардан өстенрәк булу күңелле. Ә инде зурдан кубып әйтсәк, чәкчәк-бавырсак, өчпочмакларыбызны, корт, каймак кебек татарларга гына хас булган сөт ризыкларын авыз итү өчен әллә кайлардан килергә дә әзер булучыларның күплеге безнең белән санлашулары, кызыксынулары турында сөйли. Туристлар арасында җирле кухня белән танышырга теләүчеләре генә түгел, бәлки ашау-эчү өлкәсендә Татарстан белән тыгызрак элемтә урнаштырырга ниятләп китүчеләре дә юк түгелдер әле.

Ә инде тәмле ашау белән кызыксынучы туристларның Татарстанга ашкынулары иң элек соңгы елларда милли аш-суны таныту, бу өлкәдә бизнеска үсәргә шартлар тудыру өчен байтак тырышлык куелуга бәйледер.  Бик тырышсак, милли аш-су челтәрләребез алга таба илебезнең төрле кыйтгаларына гына түгел, бөтен дөньяга да таралыр, бәлки. Нефтьчеләребез ягулык салу станцияләрендә бер үк стильдә бизәлгән  татар милли ризыклары белән сыйлаячак кафелар ачарга һәм алга таба өчпочмак-бәлешләре белән Европаны да “яуларга”  ниятли дип  беләм. Әлегә исә үзебезгә килгән туристларны тәмле итеп ашатып, ризыкларыбызга ияләштерә торудан һич зыян булмас.

Валентина Семенова


Фикер өстәү