“Тел сәясәте: Россиякүләм экспертиза” форумы кысаларында телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралачак

25 октябрь көнне Мәскәүдә “Тел сәясәте: Россиякүләм экспертиза” форумы кысаларында телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы.

Чарада тел сәясәте, Россия халыклары телләренә өйрәтү, аларны үстерү һәм саклау  мәсьәләләре каралачак. Аңа филологлар, тел белеме өлкәсендәге белгечләр, рус теле укытучылары һәм илебез халыклары телләрен укытучылар, шулай ук федераль, төбәк хакимият органнары җитәкчеләре чакырыла.

“Тел сәясәте, рус телен һәм Россия халыклары телләрен үстерү мәсьәләләре гадәттән тыш зур әһәмияткә ия, чөнки алар милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармониятләштерү белән үзара тыгыз бәйләнгән”, – дип билгеләп үткән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов. Ул шулай ук телләрне үстерүгә ярдәм итү буенча Россия Федерациясенең дөньяда алдынгы урыннарның берсендә торуын да искәрткән.

Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов һ.б. катнаша.

Чарада өч секция: “Җәмгыяттә  этник туплану чарасы буларак, рус теле”, “Гомумроссия телләр яссылыгында Россия халыкларының туган телләре” һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, белгечләре өчен “Тел сәясәтенең актуаль мәсьәләләре” дигән секцияләр эшлиячәк.

Форум Мәскәүдә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында (адресы: Ильинка ур., 6 йорт) үткәрелә. 10.00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү