Тинчурин театры режиссерсыз каламы?

Бүген Тинчурин театрының, гомумән, режиссерсыз калганлыгы мәгълүм булды. Театрның чираттагы режиссеры Резедә Гарипова берничә айдан үзенең хезмәт килешүе вакыты чыгуын һәм аны озайтырга теләмәвен белдерде. “Мин бу театрда киләчәгемне күрмим”, – диде ул.

Без Тинчурин театр режиссерының вазифадан алынуын хәбәр иткән идек инде. Аның белән очрашып сөйләшү өчен, театрга бардык. Ләкин режиссер булмавын сылтау итеп, безне кертмәделәр. Актерлар белән аралашасы иде дигәч, директорның ярдәмчесе, монда режиссер яклы актерлар гына, иртәгә килегез, дип кире борды. Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың бик сөйләшәсе килде, тик сакчы үз дигәнендә нык торды. Театрның үз эченә ябылуы, нәрсәдер яшерергә тырышуы җитәкчелекнең үзенә ышанмавы нәтиҗәсе булса кирәк.

Бүген коллектив, аңлашу өчен, мәдәният министрын көтте. Ләкин очрашуга аның урынбасарлары гына килде. Сөйләшү ябык ишекләр артында барса да, коллективның бүлгәләнгәнен, бер-берсен аңламауларын төшенү читен булмады. Актерларда “миңа роль бирмәде” дигән вак үпкәләр калкып чыкты, бик азлары гына “театрны нәрсә көтә?” дигән сорауга җавап эзләде. Кызганыч, бу сорауга министрлык вәкилләре дә җавап бирә алмады. Эшләп карыйк, аннары күз күрер, дип әйтү белән чикләнде алар. Зөлфәт Закировның: “Алайса тулы составта яңарыйк”, – дигән репликасына, министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов: “Театрны җитәкчесез калдырырга ярамый, бигрәк тә кышка каршы”, – дип җавап бирде. Кызык булды… һәм кызганыч.

Резедә Гарипова: “Режиссерcыз калып, театр үз юнәлешен югалтты. Бу нәрсәгә китерер – мин белмим. Театр язмышы борчуга сала. Заһидуллинның китүе театрның бетүе булмасмы, дип борчылам. Чөнки администрация өлеше актерлар белән бөтенләй эшли белми һәм театрның нәрсә икәнен аңламый”, – дип аңлатма бирде.

Режиссер белән хезмәт килешүен озайтырга теләмәү – була торган хәл. Тик күчмә театрны профессиональ дәрәҗәгә күтәргән шәхес белән исәпләшмәүләре куркыныч. Кулын кысып, рәхмәт әйтеп тә озатып була иде юкса. Кичә шулай булмасмы, дип көттек, өмет акланмады. Министрлык вәкилләренең, үз арагыздан худсовет оештырыгыз, алар репертуарны карасын, репетицияләргә җаваплы булсын, дигән тәкъдиме дә көлке. Чөнки шулкадәр бүлгәләнгән коллективның, уртак фикергә килеп, худсовет оештыра алуы ук икеле. Кыскасы, театр кинәт кенә йөртүчесез калган, тулы куәтенә барган машинаны хәтерләтә. Бер могҗиза булып, һәлакәт булмый калса гына инде.

Яңа сезонда Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмирханов та вазифасыннан алынды. Ләкин ул театрда чираттагы режиссер булып калды. Аның язмышы кешечә хәл кылынган.

Сүз уңаеннан, Рәшит Заһидуллинның улы Даниял социаль челтәрләрдә әтисен яклап петиция турында мәгълүмат тарата. Әлегә режиссерны яклап Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган петицияне 500 кеше имзалаган. Бу инде җәмгыятькә диагноз…

 

Фотолар «Татар-Информ» сайтыннан алынды.

 


Фикер өстәү