Тинчурин театрында спектакльләр чыгару белән Рәшид Заһидуллинның укучысы шөгыльләнәчәк

10 сентябрьдән алып Тинчурин театры сәхнәсендә спектакльләр чыгару белән режиссер Резедә Гарипова шөгыльләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2015 елдан башлап Тинчурин театры сәхнәсендә 17 спектакль куелган, шуларның 11е элеккеге баш режиссер Рәшит Заһидуллин, биш спектакль Резедә Гарипова тарафыннан куелган. Министр Резедә Гарипова баш режиссер статусына ия булмаячак, дип ассызыклаган.

«Резедә Гарипова-Рәшит Муллагали улы укучысы. Һәм ул бүген үз статусында, режиссер статусында кала. Ул баш режиссер түгел, ә театр труппасы белән шөгыльләнеп, репетицияләр оештырып, спектакльләр чыгара торган режиссер», — дип хәбәр итте Әюпова.


Фикер өстәү