ТР Дәүләт Советына сайлауларда закон бозуга бәйле рәвештә җинаять эше ачылган

Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда закон бозуга бәйле рәвештә җинаять эше ачылган. РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүнең башлангыч нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына сайлау кампаниясен үткәрүгә бәйле хилафлыклар турында 3654 хәбәр килгән.

«Барлыгы — 11, бер тәүлектә ике җинаять эше кузгатылды. Шуларның дүртесе – Мәскәүдә, икесе – Краснодар краенда, Тыва һәм Татарстан республикалары, Новосибирск һәм Курган өлкәләре, Камчатка краенда – берәр», — дип белдерде Элла Памфилова.
 


Фикер өстәү