Транспортка салым түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Катасонов «Мәскәү» Шәһәр яңалыклары агентлыгына биргән әңгәмәсендә Россиядә транспорт салымын гамәлдән чыгаруны яклап чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, транспорт салымын бензинга акцизлар алына башлау сәбәпле, моннан җиде ел элек үк гамәлдән чыгарырга кирәк булган.

«Салым итеп алынырга тиешле сумманы акциз рәвешендә бензинга салырга кирәк: әгәр юллар файдаланылса, машина йөри, аларны эксплуатацияләү күзлегеннән боларның барысы да бензин аша ябыла», — диде Сергей Катасонов.

Моңа кадәр Хисап палатасында транспорт салымын югары коэффициент белән исәпләүне камилләштерү кирәклеге хакында белдергәннәр иде.


Фикер өстәү