Урман әрләне нәрсәсе белән куркыныч?

Республиканың кайбер авылларына караклар ияләшкән. Алар акча яки алтын-мазарга түгел, ә… яшелчәләргә кызыга икән. Сүз урман әрләне дип йөртелгән җәнлек турында бара. 

– Җәебез әрләнгә охшаган җәнлекләргә каршы көрәшеп уза, – дип моң-зарын белдерде безгә Чаллы шәһәре янындагы дача хуҗасы Гүзәлия Кәримова. – Инде берничә ел шулай. Карап торышка матур да үзләре. Зыян да салмый кебек, ләкин бакчага керә икән, бөтен яшелчәләрне кимерә. Бәрәңгедән башлап, яшел тәмләткечләргә кадәр юк итәләр.

Мондый хәбәрләр Саба, Лениногорск, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләрдән дә килеп иреште. Социаль челтәрләрдә дә видеоязмалар таралды. Балык Бистәсе районының Күки авылында яшәүче Кәүсәрия Фәтхуллина сүзләренә караганда, әлеге җәнлек алар авылында да очраган.

– Күп булды дип әйтмәс идем. Язын бер гаилә участогында мондый җәнлекләр күренгән иде. Алар капкын куеп тоттылар дип беләм. Башка андый очрак ишетелгәне булмады, – диде ул.

Әлеге җәнлекләр турында без КФУның биология-туфрак факультеты белгечләреннән сорадык.

– Карбыш –  урман әрләне булырга тиеш бу. Алар гадәти әрләннән эрерәк һәм агрессиврак була. Яшелчә, аеруча бәрәңге яраталар, – диде белгечләр. – Урман әрләне барысын да кисеп, ашап бара. Карап торышка матур булсалар да, бәрәңге, кишер, башка яшелчәләрне яхшы кимерә.

Әлеге җәнлекләр яшелчәләр ашап кына калмыйча, авырулар таратырга, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итәргә мөмкиннәр икән.

– Аеруча бала чыгарган вакытта куркыныч алар. Бу вакытта кешене тешләп алырга да күп сорап тормыйлар. Мондый очрак була калса, бакчачылар табибка мөрәҗәгать итәргә, прививка ясатырга тиеш. Урман әрләне столбняк һәм котыру авырулары да таратырга сәләтле, – ди белгечләр.

Шулай да, алар әйтүенчә, карбыштан котылу җиңел түгел, чөнки җәнлекләр өндә яши.

– Карбыш өнен гадәти итеп кенә ясамый. Бик күп өстәмә һәм ялган керү-чыгу юлларын әзерли. Моннан тыш, ул бик күп үрчи: елга ике-өч тапкыр уннан алып егермегә кадәр бала тудыра ала. Карбыш бер нәрсәдән дә курыкмый һәм агуга да бирешим. Шуңа күрә участокка бер кергән әрләнне куып чыгару, бетерү бик авыр. Халык гадәттә өннәренә агулы су коя. Ләкин бу гына да булышмаска мөмкин, чөнки алар башка юлдан чыгып котыла.

Белгечләр аларны агулы җим яки капкын куеп ауларга киңәш итә. Шулай ук тычкан һәм күселәргә каршы кулланыла торган чаралар да ярдәм итәргә мөмкин. Әрсез “карак”лар бер участоктан икенчесенә күчеп йөрмәсен өчен бөтен кеше берьюлы көрәшсә яхшы. Моннан тыш, әрләннең иң зур дошманы песи түгел, ә эт икән. Кыскасы, йорт сакчысы кешедән генә түгел, яшелчә карагыннан да саклый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү