Урманчылыкка киләчәк яшь белгечләргә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк

Киләсе елдан урман хуҗалыгында эшләячәк яшь белгечләргә акчалата ярдәм буенча программа старт алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

“Президент ярдәме белән шул эш башланачак. Без тәкъдим белән чыктык: Лубян урман техник көллиятен һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган яшь белгечләргә 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр “подъемный” акчалары биреләчәк. Бу бер тапкыр бирелә торган акча. Урманчылыкта беренче эш көннәрендә бу аларга бер ярдәм булачак”, — диде министр.

Аның сүзләренчә, тармакта бүген уртача хезмәт хакы 18 мең сум. Өстәмә ярдәмгә килгәндә, Равил Кузюров квартал саен премия акчалары турында әйтте. “Ел саен дәүләт биреме буенча килә торган субвенциялар артачак. Бу вазгыятьне яхшыртырга җыенабыз”, — дип белдерде.

Равил Кузюров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Лубян көллиятеннән чыкканнар 150 мең сум, аграр университетны тәмамлаган дипломлы белгечләр 300 мең сум алачагын әйтте. “Урман хуҗалыгында эшләгән ветераннар хәзер китеп бара. Безнең хәзер елына урман хуҗалыгы тармагына 20ләп кеше алу мөмкинлеге бар”, — диде.

“Әлегә киләсе елда уку йортларын ничә кеше тәмамлаячагы төгәл мәгълүм түгел. Киләсе елда укуын тәмамлаучылар шушы программа буенча эшкә керә ала. Бюджет законы буенча ул киләсе елдан старт алачак”, — диде министр “Татар-информ”га.

Министр әйтүенчә, республика кадрлар белән бәйле хәл бар җирдә дә бертөрлерәк. Аерым кайсыдыр районны атамады.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/10/193282/


Фикер өстәү