Урманда адашкан яшүсмерне 13 көннән соң тапканнар

Приморьеда коткару-эзләү операциясендә катнашучылар урманда ике атна элек адашкан 15 яшьлек яшүсмерне тапкан. Бу хакта 4 сентябрьдә РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

23 августта гөмбә җыярга баргач югалган малайны Михайловка районы янында урнашкан умарталыкта тапканнар, дип билгеләп үтелә.

«Хәзерге вакытта балигъ булмаган бала медицина тикшерүе уза. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык ньюансларын ачыклый», — дип хәбәр белдерәләр.


Фикер өстәү