Владимир Чагин: Татарстанда аз сөйлиләр, күп эшлиләр.

Татарстанда аз сөйлиләр, күп эшлиләр. Сайлауда катнашкан автоузышчы Владимир Чагин тавыш биргәннән соң журналистлар белән очрашканда, шулай диде.

Танылган автоузышчы Владимир Чагин башкалада КАИ бинасында урнашкан 42 номерлы участокка килеп, сайлау тәмамланырга 40 минут кала, тавыш бирде.

Чагин әле генә очкычтан төшүе һәм туры сайлау участогына килүе турында әйтте. “Мин иртән эш буенча командировкада идем. Алай да Татарстанда барган сайлауга кайтып җиттем. Шушы сайлау участогына килүемә шатмын. Бу бина диварлары безнең илгә, дөньяга күпме сәләтле кешеләрне биргән. Монда аерым мохит. Бу уку йортында мөмкин кадәр күбрәк яшьләр белем алсын, дипломлы булып чыксын иде , –  диде ул.

Владимир Чагин сүзләренчә, гражданлык бурычын үтәмәү һәм аннары барысын да тәнкыйтьләп йөрү – иң җиңеле. Аныңча, сайлауга килеп һәркем үз фикерен белдерә ала. “Читтә йөргәндә, Татарстанның уңышлы төбәк булуын еш ишетергә туры килә. Җавап гади: Татарстанда халык эшли белә, – диде автоузышчы. – «Бердәм Россия»нең йомгаклау конференциясендә башкарган эшләр буенча чыгышлар булды, барысын да контрольдә тотабыз, диделәр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә: «контрольдә тотарга кирәкми, эшләргә кирәк» диде. Бу сүзләр башка кереп калды. Бу, чыннан да, татарстанлыларның шигаре. Бездә эшли дә, ял да итә беләләр”.

 


Фикер өстәү