Ярдәм сорауның ояты юк! | Психолог киңәше

Еш кына балачакны искә төшергәндә, бер мәшәкатьсез, рәхәт чак дип искә алабыз. Безнеке шулай булса да, хәзерге сабыйларныкы башкачарак. Аларны тыңласаң, бер дә рәхәт чак дип булмый. Кемнәрдер ата-анасы белән уртак тел таба алмый, кайберәүләргә укытучының, сыйныфташларының мөнәсәбәте ошамый.

Күңелсез хәлләргә юлыккан балаларга Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсендә психологлар ярдәм күрсәтә. 26 сентябрьдә биредә алты психолог эшләде.

– Быелдан гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә башладык. Без бу ысулны июнь аенда кулланып караган идек. Безгә әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, балалар үзләре дә килә. Өлкәннәрнең күбесе баласы белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырыша. Беренчесендә 12 кеше ярдәм сорап килде. Шуннан соң бик тә ярдәмгә мохтаҗ булган 4 гаилә белән психолог-педагоглар эшләде. Ихтыяҗ булса, без алга таба да бушлай психолог ярдәме күрсәтәчәкбез, – ди Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина. – Ата-аналар мөнәсәбәтләрне ничек кенә дөрес төзергә тырышса да, кайчак психолог ярдәменнән башка булмый. Безгә балалар әти-әниләре белән уртак тел табарга теләп мөрәҗәгать итә. Барыбыз да ниндидер проблема алдында югалып калабыз. Никадәр тәҗрибәле, акыллы булсак та, хәзерге заманда белемле психологлар ярдәме кирәк. Акылыбызга, тәҗрибәбезгә таянып кына үзебез теләгәнчә баланы үзгәртә алмыйбыз. Шуңа күрә белгечләргә мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк.


Фикер өстәү