Ярдәмгә кем мохтаҗ? | СОРАШТЫРУ

Ярдәмгә кем мохтаҗ?

Кичә халыкара хәйриячеләр көне билгеләп үтелде. Россиядә яшәүчеләрнең 69 проценты соңгы биш елда бер мәртәбә булса да хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый. Күп очракта халык балалар һәм картлар йортларына ярдәм күрсәткән, хәер биргән, хәйрия оешмалары һәм фондларга акча күчергән. Шунысы гаҗәп: соңгы елларда кешеләр хәерне азрак бирә башлаган. Шул ук вакытта хастаханәләрдә, картлар йортларында ирекле ярдәмче булып эшләүчеләр, хәйрия чараларында катнашучылар арткан. Ә сез кемне ярдәмгә мохтаҗ дип саныйсыз?

Алмаз Насыйбуллин, Нурлат районының Әмзә авылы җирлеге башлыгы:

– Минем өчен мохтаҗ кеше ул – миллион сумлык операцияләр кирәк булган авырулар. Моның кадәр акчаны каян табасың? Безнең җирлектәге дүрт авылда барлыгы 600ләп кеше яши. Хәзер авылларда картлар яшьләргә караганда күбрәк. Авыл халкы читкә чыгып йөрми, садакаларны күбрәк ялгыз әби-бабайларга, ятимнәргә, янган хуҗалыкларга, мәчетләргә бирә. Авылда артык мохтаҗлык кичергән кешеләр юк. Шәһәрдә генә хәер сорашалар.

Римма Гатина, Казандагы “Ярдәм” фонды хезмәткәре:

– Безнең фонд уннан артык юнәлештә ярдәм күрсәтә. Күрмәүче, ишетмәүчеләргә, инвалид арбасында утыручыларга, ятимнәргә, өлкәннәргә һәм башкаларга. Ярдәм дигәндә, садака бирү генә күздә тотылмый бит, башка төрле ярдәмнәр дә керә. Әйтик, күрмәүчеләр белем алуга, психологик ярдәмгә мохтаҗ. “Бер елмаю – үзе садака” дигән хәдис тә бар. Фондыбыз ел дәвамында мохтаҗларга булыша. Инвалидларга юридик ярдәм күрсәтәбез.

Алсу Фазлыева, җырчы:

– Безнең өчен хәйрия белән шөгыльләнү гадәти әйбер кебек. Эстрадага килгәндә, тәүге адымнарны без нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып башладык. Җырыбыз аша хәйрия эшли алабыз икән, без моңа шат кына. Кемгәдер булышуның ояты юк. Күп кенә кешеләр үзләре, ярдәм итә алмассызмы, дип шалтырата. Әлбәттә, җаебыз булган очракта, без хәйрия концертларын калдырмаска тырышабыз. Бүген бар да әйбәт, иртәгә ни буласын беркем дә белми бит. Авыр сынаулар үз ишегебезне дә шакыды. Дуслар, туганнар, бер дә белмәгән кешеләр ярдәм итте. Әле быел да иң беренче концертыбызны хәйриядән башларга ниятләп торабыз. Аны 22 сентябрьдә, Балтач районының Ор авылында 5 яшьлек Данияр Хөсәеновка ярдәм йөзеннән уздырачакбыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, “Ватаным Татарстан” газетасының “Кайсыгызның кулы җылы” сәхифәсен әзерләүче:

– Кемгәдер булышу – күңел эше. Һәркем бу эшне башкара да алмый. Хәйриячелек белән шөгыльләнү өчен кесәң бай булу түгел, йөрәгеңдә кеше кайгысына да урын булу кирәк. Тиктомалдан гына кемгәдер булышып булмый. Читләр хәсрәтен бары тик үзе моны кичергән кеше генә аңлый ала. Тагын шунысы бар: яхшылык эшләү тәрбия аша бирелергә мөмкин. Тормышта авыр хәлдә калган кешеләр белән еш очрашырга туры килә. Араларында төрлесе бар. Кемнәрдер булышучы барда сорап калырга тырыша. Тик ярдәм сорауның да үз тәртибе, әдәбе булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Чын мохтаҗ, башка барыр җире калмагач, чарасызлыктан халыкка мөрәҗәгать итә. Ә безнең халык бердәм, мондый эштә бик ярдәмчел. Мин авыруларны гына түгел, өлкәннәрне дә ярдәмгә мохтаҗ дип саныйм. Матди як кына да түгел, аларга игътибар, наз, җылы җитми. Әле менә соңгы арада нәкъ шундый кешеләргә ярдәм итүнең яңа ысулын таптым. Бер сәүдә ноктасы әби-бабайлар өчен сөт ризыклары җыя. Шунда керәм дә берничә әйбер калдырып чыгам. Ә аннан чыкканда нинди рәхәтлек кичергәнне белсәгез иде! Яхшы эшләр белән шөгыльләнү – кемнеңдер хәлен җиңеләйтү генә түгел, калебеңне чистарту да ул.

Айгөл Абдрахманова, “Татар китабы йорты” хезмәткәре:

– Авыр хәлдә калган һәм шуннан чыгу юлын таба алмаган һәркем ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм итү акча бирү генә түгел бит әле ул. Әти-әни: “Кулыңнан килсә, бөтен кешегә дә ярдәм ит”, – дип тәрбияләде. Шуңа күрә, юлда-нидә күргән кешеләргә дә гел акча биреп китә идем. Әмма хәзер фикерем бераз үзгәрде. Эчеп-исереп, ел әйләнәсе соранып йөрүче сукбайларга акчалата түгел, башкача ярдәм кирәк дип саныйм. Аны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәктер инде. Аннан шул ягы бар: авыр хәлдән чыгарга теләүчеләр эчеп-исереп йөрер идеме икән? Ялгыз гына яшәүче картлар да ярдәмгә мохтаҗ. Аларның еш кына ризык алырга акчасы җитми. Андыйлар теләнеп утырмый, бер дә булмаса, йә чәчәк, йә яшелчә сатып утырырга чыгалар.


Фикер өстәү