Ярминкәгә читләрне кертмиләр

Бу шимбәдән Татарстанда авыл хуҗа­лыгы ярминкәләре эшли башлый. Быел мондый мәйданчыклар 19 урында оештырыла. Шуларның тугызы – Казанда. Ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә яңа елга кадәр эшләячәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­трлыгының бүлек җитәкчесе Дмитрий Яшин әлеге проектның шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен дә социаль әһәмиятен билгеләп узды.
– Ярминкәдә катнашырга теләк белдер­гән җитештерүчеләр үз продукцияләрен арадашчыларсыз гына сата алачак. Аларга сату урыны өчен түләргә дә кирәк булмаячак. Шуңа күрә фермерлар тәкъдим иткән продукция дә арзанрак булачак, – диде ул.
Ярминкәдәге бәяләргә аерым-аерым тукталып узмаса да, аларның узган елгыдан кыйммәтрәк булмаячагына басым ясады. Биредә республиканың 24 районыннан һәм 32 агросәнәгать комплексы оешмасыннан вәкилләр катнаша. Дмитрий Яшин әйтүенчә, ярминкәдә сатар өчен фермерлар министрлыкка алдан гариза тапшырган. Гадәттә, ел саен бер үк кешеләр теләк белдерә икән.
Ел саен оештырыла торган мәйданчык­лар белән бергә яңалары да булачак. Казан башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов әйтүенчә, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр кабул ителгәнлектән, тагын бер ярминкә мәйданы “Радужный” сәүдә үзәгенең машиналар кую урыны территориясендә оештырылачак.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция­нең сыйфатына да зур игътибар биреләчәк. Халык сатып ала торган товарларның барысы да тикшереләчәк. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев әйтүен­чә, биредә табигый сөт ризыгы гына булачак.
– Безнең белгечләр сөтне урыннарда ук махсус экспресс-тестлар ярдәмендә тикше­рәчәк. Алар һәр мәйданчыкта эшләр дип уйлыйбыз, – диде ул.
Ярминкәләрдә бары тик республикада җитештерелгән азык-төлек продуктлары, товарлары гына сатылачак. Россельхоз­надзор­ның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин моңа аеруча басым ясады.
– Бөтен продукция районнардан килә. Алар барысы да табигый. Сатылган һәр продуктның ветеринария документлары бар. Хәзерге вакытта Татарстанда “Меркурий” системасында теркәлмәгән фермер хуҗалыклары калмады диярлек. Ветеринария күзәтчелеге тикшерә торган барлык ит, балык, сөт ризыкларының сертификаты бар, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү