Яшүсмернең фастфуд белән генә туклануы аркасында күз күреме начарланган һәм колаклары ишетми башлаган

Британиянең Бристоль шәһәрендә яшәүче яшүсмернең ун ел дәвамында зарарлы ризык — фастфуд белән генә туклануы аркасында күз күреме начарланган һәм колаклары ишетми башлаган. Аның авыру тарихы күптән түгел, Annals of Internal Medicine медицина журналында басылып чыкты.

Җиде яшендә малай гадәти җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән баш тарта, чөнки аңа аларның төзелеше, һәм текстурасы ошамый.

Баланың туклану рационы фәкать фри бәрәңгесе, чипсы һәм төрле бургердан гына торган.

Нәтиҗәдә, 15 яшьтә яшүсмернең күрү, ишетү һәм сөякләрнең зәгыйфьлеге буенча проблемалары барлыкка килгән, ә ике елдан соң малай бөтенләй сукырайган һәм тулысынча диярлек ишетми башлаган. Шунысы аянычлы, табиблар организмда витаминнар һәм минераллар дефицитын ул күрми башлагач кына ачыклаган.

«Начар туклану һәм күз күреме арасындагы элемтә, һәрхәлдә, нейрофтальмология өлкәсе белгечләре арасында күптән билгеле. Ләкин башка медицина хезмәткәрләре арасында хәбәрдарлык алай ук югары түгел шул», — дип сөйләгән Bristol NHS Foundation Trust Университет госпиталеннән доктор Дениз Атан.

Малайның әнисе сөйләвенчә, сукырлыгы аркасында ул көллиятне ташлаган, ә ана кеше баласын кайгыртыр өчен  эшен калдырган.


Фикер өстәү