Яшь гаиләләр ипотеканы 2%  белән ала алалар

Ләкин бу Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә генә кагыла. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форум барышында РФ президенты Владимир Путин белдерде.

Ул шулай ук яшь гаиләләр өчен ипотека программасы быел ук эшли башлаячак, диде.

Президент билгеләп үткәнчә, 2005 елдан алып Ерак Көнчыгыштан миграция ике тапкыр кимегән, алга табала төбәк яшәүчеләрен югалтмасын өчен барысы да эшләнәчәк.  Моннан тыш, Путин регионга ярдәм итү максаты белән анда медицина кластеры булдырырга тәкъдим итте, анда чит ил клиникалары үз филиалларын ача алачак.

Дәүләт башлыгы шулай ук «Земский доктор» һәм «Авыл укытучысы» программалары кысаларында табибларга һәм укытучыларга хезмәт хакларын ике тапкыр арттырырга ниятли.


Яшь гаиләләр ипотеканы 2%  белән ала алалар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү