«Яшь килен»нәр колагына

Кичә Казанда мөслимәләр өчен «Яшь килен» проекты башланды. Кич белән Галиев мәчетендә беренче очрашу – проектта катнашучы кызлар белән танышу узды. Беренче утырышка 50гә якын мөслимә җыелды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова һәм проектның кураторлары алар белән әңгәмә уздырды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Яшь килен» проектының һәр очрашуы 10 минут дәвамында Коръән уку белән башланып китәчәк. Ике ай дәвамында кызларны никах, ана булу, психология, хуҗалыкны алып бару темаларына багышланган 7 офлайн-очрашу һәм никах килешүе, физиология, аерылышу һәм башка темалар буенча 6 онлайн-дәрес көтә. Сәламләү сүзләре һәм танышудан соң, катнашучыларга «Яшь килен» көндәлекләрен бүләк иттеләр. Анда кызлар өй эшләрен башкарачак һәм даими файдалы эшләр трекерын теркәп барачак.

«Яшь килен» проектының чираттагы очрашуы 10 октябрьдә узачак. Очрашуга коучер буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырулы. Ул кызларга никахлашкан ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын җентекләп аңлатачак.

  • «Яшь килен» проекты мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла, шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.
  • Курслар айның һәр икенче атнасында 18.30-да Галиев мәчетендә уза. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә узачак. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк
"Татар-Информ"

Фикер өстәү