Яшел Үзәндә төшерелгән фильм Анапада җиңү яулаган

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында төшерелгән «Су анасы» фильмы Анапа шәһәрендә узган «Киношок» фестивалендә иң яхшы балалар фильмы булып танылды. Бу хакта район газетасы яза.

2018 елда А.Барыкин кинокомпаниясе «Ника» фонды белән берлектә, К.Насыйри һәм Г.Тукай әсәрләре буенча, тулыметражлы фильм-әкият төшергән иде. ТР Президенты ярдәме белән барлыкка килгән картина быелның мартында прокатка чыкты.

Август аенда исә кинофестивальдә катнашып, җиңү яулады. Фильмны күпләр үз итте. Аны Россиядә генә түгел, Казахстан, Вьетнам һәм Кытайда да карарга мөмкин.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/14/193605/


Фикер өстәү