Зур хезмәт хакы алыйм дисәң…

«Роструд» (хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль оешма) үзенең сайтындагы вакансияләргә анализ ясап, иң зур хезмәт хакы вәгъдә иткән вакансияле төбәкләрне ачыклады. Лидерлар арасында Красноярск крае, Саха Республикасы (Якутия), Мәскәү, Ханты-Манси автоном округы, Санкт-Петербург бар.

Мәскәүдә 80 мең сумнан башланган 8 меңнән артык вакансия бар икән. Красноярск краенда андый вәгъдә бирүче эш урыннары 7 меңнән ашкан. Төбәкләр исемлегенә күз салу белән аңлашыла инде: чимал чыгару (нефть, газ, алтын, алмаз) юнәлешендәге компанияләр иң күп хезмәт хакы түли. Ике башкала (Мәскәү белән Санкт-Петербург) тәҗрибәле программачыларга мул тамыза. Санкт-Петербургта тәҗрибәле программачыны 195 мең сумлык хезмәт хакына эзлиләр икән.

“ВТ” хәбәрчесе “Роструд”ның “Работа в России” дигән сайтына кереп, бездәге вакансияләр белән дә кызыксынды. Бу юллар язылганда, ил күләмендә 5429 программачыга эш урыны бар. Иң югары хезмәт хаклы вакансия (80 меңнән 100 меңгә кадәр) берәү генә – Мәскәүдә. Башка шәһәрләрдә 30 меңнән 90 мең сумга  кадәр акча  тәкъдим итәләр. Татарстанда 11 мең сумлык вакансия дә шәйләнә. 80 мең сумнан башланган хезмәт хакы бер генә урында – “Автоматлаштыру системалары” дип йөртелгән компаниядә бар. Анысы да берәү генә. Дөрес, газета хәбәрчесе йөз меңнән башланып киткән хезмәт хакын түбән дип санаучы программачыларны да белә Казанда. Тик болар инде эшне “Роструд” сайтыннан эзләми.

Нефтьчеләрнең хезмәт хакы белән танышырга теләп, бораулаучы белгечлегенә вакансияләр эзләп карадым. Татарстанда 68 эш урыны күзгә ташлана. Хезмәт хаклары 27 меңнән 55 меңгә кадәр.

Республикада 144 табиб-терапевт эзләнә. Вәгъдә ителгән хезмәт хакы 20 меңнән 50 мең сумга кадәр. Без акчаны күп ала дип исәпләгән хирурглар вакансиясе – 44, хезмәт хакы 15 мең сумнан башлана.

“Роструд” сайтында барлык вакансияләр дә урнашмаган. Эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр бер-берсен башка җирләрдән дә эзли. Хедхантерлар сайтында Казанда 35 меңнән 70 мең сумга кадәр акча вәгъдә иткән хирург вакансияләре табарга була, мәсәлән. Иннополиста программачыларның да 100 – 170 мең сумга  кадәрге вакансияләре күренә. Ләкин бит андый эшләргә квалификацияң, тәҗрибәң, белемең һәм осталыгың да кирәк. Үзен яхшы гына программачы санап йөрүчеләрне дә әңгәмә вакытында бик тиз кире боралар. Шуңа күрә вакансия вакансия белән, зур хезмәт хаклы эшкә урнашу исә махсус белем белән дә җиңел түгел.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү