Җиде кешене тереләй яндырып үтергән ир-ат тоткарланган

Ростовта 37 яшьлек Александр Комаров, исерек килеш, күп фатирлы йортка ут төртеп, өенә йокларга кайтып китә. Янгында 7 кеше, шул исәптән 5 кечкенә бала һәлак булган. Сорау алганда, ул үзенең гамәлен йортта яшәүчеләрнең берсенә карата үпкәсе булуы белән аңлаткан, дип яза «Лайф».

Тикшерү комитеты Александр Комаровны тоткарлый, аның аркасында Ярославль өлкәсендәге йортта янгын вакытында биш бала һәм ике өлкәннең гомере өзелә. Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, ир моны иске үпкәсе аркасында эшләгән.

Аның баласы мәктәптә яшьтәше белән сугыша. Комаров әлеге баланың әти-әнисе белән сөйләшергә дип килә, алар исә аны тыңлап та тормый куып җибәрә. Ул өенә кайтып китсә дә күңелендә үпкәсе кала.

Бу хәлдән соң ике көн узгач ир-ат төнлә такси белән исерек килеш өенә кайтканда, хәле начарланып машинаны туктатырга сорый. Шулай туры килә — Комаров нәкъ шул йорт янында төшә. Ул кесәсеннән зажигалка тотып, йорттан чыгып торган ботакка ут төртә — тиздән ут бөтен бинаны колачлый. Әлеге хәлдән соң «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү