Әлфия апа, үзенә ошамаган җырчы тавышын ишеткәч, тизрәк тәрәзәне ябып куя…

Җыр һәм сурәт. Кайчак тормыш драмасын сурәтләү өчен шул да җитә. Һәрхәлдә, “Әкият” курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйнинең “Әлфия” спектаклен караган тамашачы моңа инанды. Сүз юк, шул ук вакытта ул бар да. Әлфия Авзалова язмыш җырларында бирелгән. Тамашачы белән җырчы җыры аша сөйләште. Шулай итеп “Әлфия”дә Әлфия апабызның үз тавышы яңгырады.

Хастаханә күренеше. Әлфия апа “Китәселәр килми шул бер дә…” дип җырлый. Мәхәббәт күренеше, күңелдә күбәләкләр уйнаклавы, әлбәттә инде, “Синең өчен” кебек лирик җырлар аша бирелде. Илгиз Зәйни башта җырлар сайлавын, аннан либреттосы язылуын әйтә. Бу спектакль нәрсә турында дисәгез, анда һәркем күңеленә якын теманы табар. Кемдер сәхнә хакына шәхси тормышның корбан ителүен, кемдер татар эстрадасына бәяне күрер. Бу җәһәттән Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова Әлфия апаның җырчыларга да, үзенә дә бик таләпчән булуын искә алды:
– Әни гомеренең ахырынача эстрададагы хәлләрне күзәтеп барырга тырышты. Мин аңа “Мәйдан” каналын кабыза идем. Бер җырны тыңлап бетерә алмый, сүндер, дип әйтә. Әгәр инде экранда берәр сәләтле җырчы килеп чыкса, кара әле, бормаларны ничек оста ала, тавышы да матур дип, ихлас шатлана. Гел бертөрле җырлар китсә, саруны кайнаталар, дип ачулана иде. Җырчыларның бер урында таптануын да яратмый. Таныш-белешләрен: “Нишләп яңа җырлар алмыйсың? Эзлән, яңарт, тәрҗибә яса, йоклама”, – дип селкетеп торды. Үзе дә гел эзләнүдә, хәрәкәттә булды.
Бу кичерешләрне Илгиз Зәйни бик оста биргән. Спектакльдә Әлфия апа, үзенә ошамаган җырчы тавышын ишеткәч, тизрәк тәрәзәне ябып куя.

Спектакльне артистлар да карады. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина аны нәкъ вакытында туган әсәр дип бәяләде:
– Бу – бик талантлы куелган спектакль. Сүзләре дә юк, ә музыка һәм күренешләр белән шәхесне ничек оста ачарга була икән! Нәкъ Әлфия апа дип ышанып, сокланып карадым. Балалар өчен дә, олылар өчен дә сүзсез тәрбия ысулы, вакытында туган әсәр бу. Мин шәхесләргә багышланган спектакльләрнең күбрәк булуын теләр идем. Илһам абыйны драма театры сәхнәсендә күрәсем килә. Уйландыра да, елата да, елмайта да.

Зөлфия Авзалова да спектакльдән канатланып кайтуы турында сөйләде:
– Курчак белән әнине ничек күрсәтерләр икән инде дип шикләнгән идем башта. Нәтиҗәсе сөендерде. Анда тормыш драмасы да, әнинең нечкә юморы да, тормыш сәхифәләре дә, иҗаты да бар. Гәрчә хронологиягә әллә ни басым ясалмаса да. Илгиз минем белән киңәшләште, рәхмәт аңа. Хастаханәдә ятканда тавышы өчен борчылуын бик төгәл сурәтләгән, елап карадым. Әни бит гомеренең азагынача үзендә яман чирнең нинди төре икәнен белмәде. Ул ирем Равилгә ышана иде. Равил исә аны, бу чир белән дә яшәп була, дип ышандырырга тырышты. Юкса күптән гүр иясе булыр иде инде. Чөнки әни – хис кешесе. Начар хис аны шундук аяктан егар иде. Ә ул яңадан аягына басты. Илгиз әсәрдә бу кичерешләрне тапшыра алды. Шәхсән мин башкача күргән, башкача кабул иткән мизгелләр дә бар иде. Әмма алар бик аз, шуңа күрә ул хакта сөйләп торырга да кирәкмәс. Россиядә курчаклар ярдәмендә шәхес язмышын ачканнары юк иде кебек. Татар курчак театры бик югары дәрәҗәдә икән. Күп җирләрдә яшәгән һәм чагыштыру мөмкинлегем булганга әйтәм бу сүзләрне. Мәдәниятебез артка тәгәрәми, алга бара. Спектакльнең жанры драма дип билгеләнгән. Илгиз әнинең холкын искиткеч нечкә тоемлап, тормыш драмаларын юмор аша бирә алган. Әни нәкъ шундый кеше, трагедияне көлеп үткәрә белде.

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева спектакльне җиде яшьлек улы белән караган:
– Бу спектакль – өлкәннәр өчен. Гаилә белән барырга җыенасыз икән, баланы әзерләгез. Әлфия Авзалова кем булган, нинди тормыш юлы үткән, өйдә бу хакта азрак сөйләшергә кирәк. Чөнки миңа тамашаның буеннан-буена улымның сорауларына җавап биреп утырырга туры килде. Сөендергәне: бала алҗымый, аның кызыксынуы артканнан-арта. Ә болай 1996 елда хастаханәдә яткан Әлфия апаның хатирәләрен бергәләп яңарткандай булдык. Каты авырып яткан, соңгы көннәрем җитә, ахры, дип яткан кешенең гомер калейдоскобы сәхнәдән узды: радиорепродуктордан җыр тыңлап тәэсирләнүе, агач башыннан йөрүләре, ак пароходка утырып, Казанга китүләре, Советлар илен урап чыгулары – бар да булды.


Курчак театрында өлкәннәр спектакле нигә кирәк?

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, театр бусагасын ата-ана атлап керсә, икенче юлы анда балалар да була, дигән фикердә:
– Иң беренче чиратта театр әти-әнигә кызыклы булырга тиеш. Бездә курчак театрын балалар театры дип кенә кабул итәләр. Аны хәтта мәктәп балалары, үсмерләр турында әйткән дә юк, уратып уза. Гәрчә театр бөтен социаль төркемнәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга тырышса да. Илгиз, өлкәннәр өчен тема сайлаганда, бик оста эш иткән: татарның бәгырендә яткан шәхесе – Әлфия апа язмышын алган. Шунысы кызык: Илгиз бу спектакльне әлеге театрга баш режиссер итеп билгеләнгәнче куя башлады. Тагын бер мөһим әйбер бар: Илгизнең көчле хатын-кыз образларына беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел. Камал театрында ул “Үлеп яратты” спектакле аша татарның хатын-кыз казые Мөхлисә Бубый язмышын ачты.
Сүз уңаеннан
“Әлфия” – курчак театрында өлкәннәр өчен куелган беренче спектакль түгел. Репертурда Илдус Зиннуров куйган “Ханума” да бар. Илгиз Зәйни дә курчаклар белән өлкәннәр өчен беренче генә спектакль куймый. Чаллы курчак театры белән “Сак-Сок”ны куеп, ялгызлык темасын күтәргән иде инде ул.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү