Җылы һава торышы кайчанга кадәр саклана?

7 октябрьдә, Татарстан территориясендә уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Көндез ул вакыт – вакыт көчәячәк һәм секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Барыннан да элек, төбәкнең көньягында, көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.

 

 


Фикер өстәү