Җылылык өчен түләгәндә акчаны янга калдыру ысуллары бар

Экспертлар җылылык өчен түләгәндә акчаны янга калдыру алымнарын атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, индивидуаль счетчик урнаштыру – иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Ул фатирдагы температураны көйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип искәрткән РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Тармак менеджменты институтының Торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү үзәге директоры урынбасары Евгений Блех.

Югары икътисад мәктәбенең Югары урбанистика мәктәбе профессоры Сергей Сиваев исә өй масштабларында куллану факты буенча җылылык өчен түләү һәм аны көйләү мөмкинлеге турында искәртте. Моның өчен «гомумйорт күләмендә җылылыкны исәпли торган прибор булырга һәм автоматлаштырылган индивидуаль счетчик урнаштырылырга тиеш», дип аңлатты ул

«Опора России» иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Павел Сигал әйтүенчә, тәрәзәләрнең ачык торуы яки ватык ватык булуы, торбалардан су агу аркасында бернинди счетчикларның да файдасы юк.

Белгечләрнең исәпләүләре буенча, бүлмәдә температураны бер градуска гына киметү дә җылылык өчен түләгәндә 7 процент акчаны янга калдыра, дип өстәде Сигал.

 


Фикер өстәү