Үлем җәзасы: кертергәме, юкмы?

9 октябрь көнне Саратов шәһәрендә Лиза Киселева исемле кыз иртән мәктәпкә чыгып китә дә югала. Аны мәктәптә дә күрмиләр, өйгә дә әйләнеп кайтмый. Баланы озатканда, гаиләдәгеләр үзләрен нинди фаҗига көткәнен һәм ул фаҗиганең илкүләм дулкын кузгатасын башларына да китермиләр, билгеле. Кызны эзләү өчен волонтерлар отряды оеша һәм полиция дә эзтабарлык эшенә керешә.

Баланың үле гаүдәсен 11 октябрьгә каршы төндә табалар. Озак тормый үтерүченең дә эзенә төшәләр. Ул моңарчы көчләгән һәм талаган өчен хөкем ителгән Михаил Туватин исемле кеше булып чыга. Россиядәге суд системасының артык гуманлы булуы һәм үтерүчеләргә карата йомшак хөкем карарлары чыгаруыннан риза булмаган һәм ярсыган халык төркеме,  Туватинны полицейскийлар кулыннан тартып алып, шул урында ук үз хөкемен чыгару һәм аны җиренә җиткерү өчен тартыш башлый.

Полиция җанкыярны “самосуд”тан саклап кала. Аны кулга алу турындагы суд утырышы да, яңа тартыш булмасын өчен, ябык режимда үткәрелә. Әмма вакыйганың кайтавазы көчле дулкын булып Мәскәүгә кадәр барып җитә һәм Дәүләт Думасына бәреп керә. Дәүләт Думасының “ВКонтакте” челтәрендәге рәсми төркемендә бала үтерүчеләргә һәм педофилларга үлем җәзасы кертү турында сорашу башлап җибәрәләр. Бу юлларны язарга керешкәч, газета хәбәрчесе дә үз тавышын бирде. Ул минутка 141480 кеше тавыш биргән, 112124 тавыш бирүче үлем җәзасын яклаган иде. Күп кенә депутатлар да катгый җәза яклы. “Гадел Россия” фракциясе лидеры Сергей Миронов: “Бала үтерүчеләргә үлем җәзасы гадел һәм аклана”, – дип белдерә. Депутат Евгений Примаков җәзаның чикләрен киңәйтергә аны Ватанны сатучыларга һәм зур масштабтагы коррупциядә гаепләнүчеләргә карата да кулланырга чакыра. ЛДПР лидеры Жириновский үлем җәзасын нәтиҗәле түгел дип саный, ялгыш карар чыгарылу очракларын искә төшерә. Депутатларның фикерләрен Дума сайтыннан да укырга була.

Президентның матбугат җитәкчесе Песков Кремльдә әлеге мәсьәләне тикшермәүләре хакында белдерде. Социаль челтәрләрдә алып барылган сораштыру бернинди дә рәсми көчкә ия түгел, Дума җитәкчелеге бу хакта искәртте инде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү