Үзмәшгуль булу авырмы? | Ләйсән как коя

Казанда  төзелештә эшләүче Ләйсән Яруллина буш вакытында җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән как коя, телеңне йотарлык итеп чипсы киптерә.  Үзе әйтмешли, бер тәмен белгән кеше кабат-кабат сорап килә икән.

–  Кызым бик тә как ярата. Сорагач, төрле җирдән алып кайткалый идем инде. Әмма кайдан гына алсам да, әллә ни ошатып бетермәдем.   Шулвакыт балага бик үк сыйфатлы булмаган ризык ашатканымны аңладым, – ди ул.

Шуннан соң киптерү аппараты ала да әкренләп үзе эшкә тотына.  Өйрәнер өчен күп итеп китап укый, интернетта актарына. Әле дә кайчак кайбер төр каклары күп тапкыр койганнан соң гына килеп чыга икән. Үзенә дип тотынган эш, сиздермичә генә, башкаларны да сөендерә башлый. Баштарак дус-иш, туганнар авыз итсә, соңрак Ләйсән үз продукциясен интернет аша сатарга карар кыла.

– Бөтен  рецептларны  үзем уйлап чыгарам. Сатып алучылар да мактый. Иң мөһиме, бу эшем минем күңелгә рәхәтлек бирә. Яратып эшләгәнгә күрәдер инде, ризыкларым  да тәмле була, – ди ул. – Күңелемдә үз эшемне башлап җибәрү теләге бар иде. Әмма нидер кулны тотып торды. Шуннан соң үзмәшгуль булырга мөмкин дигән яңалык ишеттем.  Быел март аенда теркәлдем. Хәзер миңа эшләү җиңелрәк. Төрле чараларда катнашам. Эшем хакында күп кеше белә башлады.  Интернет аша сатканда, баштарак шикләнеп карыйлар иде.  Ул кешеләрне  бик аңлыйм мин.  Продукцияне алырга килгәч, мөнәсәбәтләре бөтенләй үзгәрә. Ә ашап карагач, очрашуларыбыз тагын да ешая.

Ләйсән, как, чипсы ясар өчен сыйфатлы җиләк-җимеш, яшелчәләр алырга тырышам, әмма аңа карап бәяне артык күтәрмим, ди.  Иң мөһиме – ул ясаган продукцияне ашап карасыннар, ошатсыннар.

– Заказлар күбәйгәч, өйдә эшләү авырлашты. Иркенлек кирәк. Җиләк-җимеш, яшелчәне саклар өчен урыным да зур түгел. Алла боерса,  озакламый,  аерым бинага күченеп,   үз цехымны ачачакмын. Хәзер инде артка чигенү турында уйламыйм да, – ди ул.

Ләйсән үзмәшгульләрнең проблемаларын да күтәрде.

– Без субсидия ала алмыйбыз. Кыйммәтле җиһазлар сатып алганда  матди ярдәм булса,  бик әйбәт булыр иде. Шулай ук үзмәшгульләр өчен финанс ягыннан белемне  күтәрү, заманча эшмәкәрлек һәм маркетинг нигезләренә өйрәтү курслары уздырырга кирәк дип уйлыйм.  Безнең кебекләрнең күбесенә мәгълүмат җитәрлек түгел һәм яңа салым режимының барлык уңай яклары турында белмиләр. Шуны аңлатсыннар иде, – ди ул.

  • САН
    Татарстанда 35 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. 9 айда аларның эшчәнлегеннән килгән салым керемнәре 51 млн сум тәшкил итә. Казанда үзмәшгульләрнең  саны  10 меңнән артып китә. 9 айлык  салым керемнәре – 10,5 миллион сум.

Фикер өстәү