Әлмәт кешесе мошенникларга 700 мең сум акча күчергән

Әлмәт полиция бүлегенә өлкән яшьтәге ир-ат мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын сөйләгән. Ул компенсация алам дип, мошенникларга 700 мең сум акча күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Билгесез зат зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, үзләрен Мәскәүнең финанслар өлкәсе хезмәткәткәрләре дип таныштырган.

Шуннан соң шалтыратучы Әлмәт кешесенә элек сатып алынган сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә итә. Тик әлеге акчаларны алу өчен Әлмәт кешесе дәүләт пошлинасын түләргә тиеш булган. Нәтиҗәдә, пенсионер мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 700 мең сум акча күчергән.

 


Фикер өстәү