Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшьләргә хөкем карары чыгарылды

Әлмәттә ир-атны кыйнап үтергән яшүсмерләр алты ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер «Аңлы рәвештә авыр зыян салып, кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Суд һәркайсына алты ел ярым төрмә билгеләде», — диде Шептицкий.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 3 июльдән 4 июльгә каршы төндә ике исерек яшүсмер 48 яшьлек салмыш ир-аттан тәмәке сораган, дип хәбәр иткән иде. Гозерләре кире кагылган яшьләр ир-атны җиргә егып салып, кыйный башлаган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук вафат булган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү