Әсхәт Хисмәтовның улы: «Трай тибеп йөрмәсен дип, әти безне музыка түгәрәгенә бирде»

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр дигәннәре бу гаиләгә аеруча килеп тора. Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтовның балалары – Илсөяр белән Булат та сәхнәнең ни-нәрсә икәнен яхшы белә. Төскә-биткә әтиләренә бик охшаган булсалар да, артист каны акса да, алар театр юлын сайламаган. Әмма сәнгатьтән ерак та китмәгән. Илсөяр белән Булат Хисмәтовларның гаилә кагыйдәләре, артист әтиле балачалары  турында сөйләштек.

  • Сезнең балачак башкаларныкыннан аерыла идеме? Артист баласы булу ничек ул?

Илсөяр: Безнең балачак башкаларныкыннан артык аерылмады, кешедәгечә булгандыр. Икенче яктан караганда, без балачакны сихри, серле театр дөньясында кайнап, сәхнә арты тузаннарын иснәп, келәмнәрендә аунап, күмәк күренешләрдә катнашып, гастрольдә йөреп үткәрдек. Үсә төшкәч аңлыйсың: безгә бит Вера апа Минкина, Шәүкәт абый Биктимеров, Наилә апа Гәрәева, Ренат абый Таҗетдинов, Равил абый Шәрәфиев кебек шәхесләр белән эшләргә насыйп булган! Хәтта Марсель абый Сәлимҗанов белән дә! Монысы белән бигрәк тә горурланам. Артист балалары бик кызык мохиттә үсә. Әле менә театрга хәзер килсәк тә, безне һаман кечкенә бала итеп кабул итәләр, балачагыбызны искә төшерәләр. Шул мәлдә күңелләр дә тулып китә. Хәтерлим, миңа биш яшь чакта безне Чаллыдагы бер мәктәпкә алып бардылар. “Әни килде” спектаклендә катнашкан артистлар белән очрашу иде ул, мине дә зур артист кебек утыртып куйдылар. Балалар әле автографлар да сорады, миннән дә килеп алдылар, яза да белмәгән килеш нәрсә сырлаганмындыр инде.

Булат: Аерыла идеме, юкмы, белмим дә инде. Шулай булырга тиеш дип кабул иттек. Бердәнбер үзенчәлек: әти-әни безне театрга эшкә алып йөрде, сәхнәдә үстек.

  • Әтиегез сезне ничек тәрбияләде? Аның игътибары җитә идеме?

Илсөяр: Әти бер дә усал түгел, ә таләпчән кеше. Хәтерлим, эштән кайткач,  итәгенә утырта да, берәр әкият, шигырь йә җыр өйрәтә иде ул безгә. Шуны өйрәнмичә, “Спокойной ночи, малыши” дигән тапшыруны карарга рөхсәт юк. Ул мәктәптәге өй эшләрен тикшерми, ә менә музыка мәктәбендә бирелгән өй эшләрен игътибарсыз калдырмый иде. Музыкаль әсәр өйрәнергә кушсалар, аларны гел әти тыңлады. Орышмый да иде ул. Хәер, “язуың таракан язуы кебек” дип шелтәләгәне истә. Исемдә, җәй айларында фортепиано буенча әсәрләр өйрәнергә кушылган иде. Әти синтезатор табып, миңа көйләр өйрәнергә мөмкинлек тудырды. Ул бакчада эшли, мин – уйныйм. Әти белән гастрольләрдә йөргәндә ул минем чәчне үрә иде, чирләп китсәм, әни кебек карый, тәрбияли иде. Ул безнең өчен җан ата, борчыла. Аның игътибары балачакта да җитте, хәзер дә җитәрлек, шөкер.

Булат: Трай тибеп йөрмәсен дип, әти безне музыка түгәрәгенә бирде. Үзе гармунда уйнарга теләгән, хыялын мин тормышка ашырдым. Уенчыкларымнан да тальян һәм фортепиано бар иде. Икенчесен мин бик тиз ваттым. Әти мине: “Һәр яңа көй өчен акча бирәм”, – дип үсендереп, музыкага ияләштерде. Аннан, әти көн саен өр-яңа бер шигырь ятлаттыра иде. Мондый шөгыль хәтер өчен бик шәп күнекмә булды. Без өйдә гел татарча сөйләштек. Исемдә, балалар бакчасында бер урыс сүзе ишетсәм дә, өйгә кайтып, урысча сөйләшә башласам, әти: “Я по-русски не понимаю!” – дип аңламаган булып кыланды. Әти бәләкәйдән үк кушарга-алырга, язарга өйрәтә башлады, яхшы мәгънәдә китап укырга мәҗбүрили иде. Беренче сыйныфка әзер булып кердем. Башлангыч сыйныфта укуы шуңа ансат булды. Музыка мәктәбенә беренче дәресләргә дә әти минем белән йөрде, чөнки мин урысча аңламый идем бит. Шунда бер кызык хәл булды. Баян дәресендә утырабыз: укытучым аңлата, әти тәрҗемә итеп бара, мин уйнарга тырышам. Булдыра алмасам, әти аз гына тавышын күтәребрәк берәр сүз әйтә калса, тирә-юньдәгеләр аны миңа акыра дип кабул итә иде. Ә асылда әти безне орышмады. Тик берсендә, укытучым янына: “Әти башка килмәсен әле”, – дип елап килгәнмен икән! Аллаһка шөкер, ач-ялангач тормадык, әти бар нәрсәне дә бирде, һәрьяклап булышты. Теләсәм – баяны, теләсәм – компьютеры, плееры — барысы да булды! Әти безнең өчен авторитет. Каешы да, кулы да эләкте. Мин үземне балачакта тәти малай булдым дип әйтә алмыйм. Мәрхүм туган абыйның сүзләре истә. Ул: “Әти безне кыйнап үстерде, шуның өчен рәхмәтле, тагын да ныграк кыйныйсы бар иде”, – дигән. Бу фикер белән мин дә килешәм.

Илсөяр: Әйе, әти ул җитди кеше, таләпчән. Аның өчен бөтен нәрсә пөхтә, чиста, үз урынында булырга тиеш. Әмма, моңа да карамастан, ул бик романтик кеше. Мәсәлән, 8 март бәйрәмен без әни белән бигрәк тә көтеп алабыз. Бу көнне әтиебез чәчәкләр алып кайткан, ботка, французча ит пешереп куйган була. Безнең әти бала күңелле дә әле ул. Аның белән тимераякта да, таудан да шуабыз, әле берьюлы аны дельфиннар белән йөзәргә дә алып бардым! Андый чараларда ул чын бала кебек, аның артыннан карап тору да шундый күңелле, 60тан узган ир-ат димәссең! Безнең әти спорт ярата, барысы өчен җан ата, хәтта психланып та бетә! Тагын шуны әйтим: әтиебез туры кеше! Ниндидер гаделсезлек күрсә, ул аны әйтми калмый.

Булат: Әтинең күңеле бик йомшак. Берәр моңлы җыр ишетсә, елап та җибәрә ала. Әтине мин энциклопедиягә тиңлим. Ул бик күп җырлар белә. Әти көн саен “Татарстан радиосы”ннан иске җырларны тыңлый. Кайчак миннән аларның башкаручыларын сорый, белмәсәм, ничек инде белмисең, дип шелтәли.

  • Кечкенә чакта әтиегезнең озак вакыт өйдә булмавын ничек кабул итә идегез?

Илсөяр: Дөресен әйткәндә, мин әтинең беренче тапкыр гастрольгә чыгып киткәнен хәтерләмим. Без кечкенә булганда, алар безне үзләре белән ала, башка вакытта туган апабыз белән кала идек. Билгеле, сагынганбыз. Әле хәзер дә, каядыр ераккарак китсәләр, күрми торсак, елап та алам. Әти-әни белән бергә яшәгәч, аларны көн саен күргәч, ияләшәсең, ә менә азрак югалып торсалар, әти-әнинең кадерен тоя башлыйсың икән.

Булат: Әти-әни гастроль белән киткәч, аларны йөрәк авыртыр дәрәҗәдә сагынганымны хәтерлим.

  • Илсөяр, синең бит әле берничә спектакльдә дә катнашканың бар. Нишләп артист булып китмәдең соң?

Илсөяр: 2000 елда Уфага гастроль белән бардык. Мин “Әлдермештән Әлмәндәр”дә малайны уйныйм. Парик киеп, билгеле. Спектакльдән соң бер абый сәхнәгә менеп: “Молодец! Шәп уйныйсың, егет!” − диде. Бу шагыйрь Рамил абый Чурагулов булган. Ахырдан мине күрергә грим бүлмәсенә керде әле ул. Шул мизгелдә әни башымнан парикны салдыра һәм озын куе толымым килеп төшә. Рамил абый килеп керә дә: “Теге егет кайда соң?” – дип сорый. Ә алдында мин басып торам! Шул егет бит инде! Рамил абый гаҗәпләнгән иде. Ул миңа китабын да бүләк итте әле ул чакта. Гастроль белән әллә кайларга йөрдек. Аннан “Әни килде”, “Үзебез сайлаган язмыш” спектакльләрендә дә рольләрем булды. Соңгысында бик зур роль бирделәр: беренче сыйныфка дәшеп кыңгырау чыңлатучы кыз идем! (көлә) Ни өчен артист булмадыммы? Бу минем өчен авыр сорау. Хыялым да юк түгел иде. Ләкин әти-әни артист тормышының авыр икәнен аңлатты, башка һөнәр сайларга кирәклеген әйтте. Артист булырга дигән уй баштан китмәде анысы. Студент чакта КВНда катнашып, “Студентлар язы”нда чыгыш ясап йөрдем әле мин. Шуның белән артистлыгым төгәлләнде дип уйлаган идем, юк икән. 2017 елның азагында Интернетта бер проектка тап булдым. Артистлар, музыкантлар, биючеләр һәм башка иҗат кешеләренә кастинг оештырдылар. Гариза тутырдым да, февраль аенда кастингка киттем. Ул вакытта мин магистратурада укый һәм Камал театры китапханәсенә эшли идем. Хәзер инде менә артист булу теләгемне “Анна Каренина” иммерсив спектаклендә чынга ашырам – төп героиняның гувернанткасы ролен башкарам. Миңа инде артистлыкка укырга соңдыр. Уку бер, әле режиссер синдә ниндидер образ күрергә тиеш бит. “Анна Каренина”да катнашып, боларны яхшы аңладым мин. Артистлык сәләте дә Ходайдан бирелә ул!

  • Әтиегез эштәге мәшәкатьләрен өйгә алып кайтамы? Өйдә дә репетицияләр узамы?

Илсөяр: Әни дә, әти дә алып кайтмый. Бөтенебез дә театрда ни булганын беләбез, шуңа өйдә болар хакында сөйләшү дөрес тә, кирәк тә түгел. Әти рольләрен кухняда өйрәнә. Ишекне ябып куя да, үзе генә мәш килә. Бу вакытта аның янына керү тыела! Абыем баянчы бит әле минем. Әти белән алар еш кына җырлар җырлап, репетицияләр уздыра.

  • Хисмәтовлар гаиләсенә генә хас кагыйдәләр бармы?

Илсөяр: Ашарга утырганда, бисмилла әйтү, ашагач, амин тоту, үз артыңнан җыештырып калдыру, әйберләрне үз урынында тоту кебек көнкүреш кагыйдәләре бездә дә яши. Традицияләребез бар. Һәр бәйрәмдә әти әни белән миңа ак хризантемалар бүләк итә. Яңа ел бәйрәмен бергә каршылыйбыз. Сәгать 12дән, без абый белән дуслар янына чыгып китәбез, ә элегрәк әти белән без Филармония янындагы паркка, тау шуарга бара идек. Әниебез татарча сканвордлар ярата безнең, аңа еш кына шуларны бүләк итәбез. Безнең өйдә юмор хөкем сөрә. Мин әтине төрттерергә яратам. Кайвакыт бер секунд алдан аның ни дип әйтәсен белеп, сүзен әйтеп куям.

Булат: Чүп-чарны кояш баткач чыгармау, билгеле бер көнне тырнак кисмәү – бу да безнең өйдәге кагыйдә бит әле! (көлә) Безнең әти-әни күп газета-журналлар, китаплар укый. Әлфия Авзаловага багышланган китап алып кайткан идем, әти моңа бигрәк тә сөенде. Сара апа Садыйкованың туганнарында чыгыш ясаганнан соң, аңа бәйле китаплар алып кайткач, әти рәхмәтләр әйтте.

Илсөяр: Безгә – балаларга таләпләр мондый: татарча сөйләшү, әти-әнине тыңлау, хөрмәтләү, кая барганны, кайчан кайтканны әйтеп йөрү, берәребез йә гастрольдә, йә командировкада булса, көнгә ике тапкыр телефон аша хәбәргә чыгу. Әти хәтта 2008 елда Кытайга гастрольгә баргач та, безнең белән видеоэлемтә аша аралашу җаен тапты. Ул чакта күңелләре дә тулган иде әле аның.

Чулпан Гарифуллина


2 фикер

Фикер өстәү