Өйдә әзерләнгән азык-төлекне сатып алу нәрсәсе белән куркыныч?

Роспотребнадзор гражданнарга санкцияләнмәгән сәүдә нокталарыннан азык-төлек сатып алмаска яки продукциягә документлар һәм медицина кенәгәсе күрсәтүне таләп итәргә куша. Бу хакта, ведомство сайтына сылтама белән, РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, өй шартларында әзерләнгән һәм төргәкләнгән продукт күп кенә сәбәпләр буенча куркыныч булырга мөмкин. Моңа азык-төлек җитештерү рецептурасын һәм дезинфекция үткәрү кагыйдәләрен бозу керә. Шулай ук өйдә азык-төлек әзерләгәндә аңа чит әйберләр яки ингредиентлар эләгергә мөмкин.

Заводта исә, кагыйдә буларак, җитештерү цехы ябык. Моннан тыш, өй шартларында җитештерелгән азык-төлек әзерләү этабында ук сальмонеллез яки ботулизм кебек авыруларны тудыручылар белән зарарланырга мөмкин, дип кисәтә ведомство.

Роспотребнадзорда искәртүләренчә, кулдан азык-төлек сатып алганда кулланучының ветеринария документы һәм продуктның Таможня берлеге техник регламенты таләпләренә туры килүе турында декларация сорарга хакы бар.

 


Фикер өстәү