100 еллыкка “бөке” булмаячак?

Зур Казан боҗрасының беренче өлешендә бара торган төзекләндерү эшләренең 30 проценты башкарылган. Юл төзелеше бу елның 6 июлендә “Имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча башланган иде. Зур Казан боҗрасы Мидхәт Булатов урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта төзеләчәк. Кичә Казан мэры Илсур Метшин да Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге яңа юл участогындагы төзелеш эшләре белән танышты.

Юл төзүнең беренче этабына (Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр) – 2 млрд  сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аның бер миллиарды – федераль бюджеттан. Быел Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелешенә республика һәм федераль бюджеттан 350шәр миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә юл өчен 500 миллион сум акча тотылган инде.

Хәзер эшләр график буенча бара, биредә 140 кеше һәм 28 техника икешәр сменада эшли, грунт әзерләү дәвам итә. “Барысы да график буенча бара, артта калу юк. Хәзерге вакытта бораулау субайлары урнаштыру, терәк диварларны бетонлаштыру эшләре бара”, – ди “Татарстан Республикасы күперләре” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Мухъянов. Төзекләндерү эшләрен кышын да туктатмаячаклар.

Казан мэры әлеге участокның иң катлаулысы булуын билгеләп үтте. Мәшәкатьләр төзелеш зонасына эләккән 75 йортта яшәүчеләрне күчерү белән дә бәйле. Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенең гомуми бүлек башлыгы урынбасары Руслан Вәлиев сүзләренчә, бүген 57 объектны күчерү турында карар кабул ителгән. Хәзерге вакытта биш йорт буенча суд эшләре бара. Казан мэры сүзләренчә, төзелешнең икенче этабында Борисково урамыннан Техническая урамына кадәрге өлештә 86 йортны җимерү каралган. Моны 2021 елда башкарачаклар. Хәзер аларның хуҗалары белән сөйләшүләр алып барыла. Йортларны сатып алу өчен акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Юлны вакытында төзеп бетерергә һәм юл буенча хәрәкәтне киләсе елның август ахырыннан җибәрергә ниятлиләр. “Хәзерге вакытта төзелә торган Зур Казан боҗрасы участогына 1969 елның генераль планы буенча нигез салынды. Бу – безнең көтеп алынган, иң әһәмиятле транспорт юлы. Бүген Универсиада проспектында, Павлюхин урамында, Танк боҗрасында “час-пик” сәгатьләрендә – бөке. Юлның беренче чираты исә бу участокларны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Подрядчы объектны ТАССРның 100 еллыгына тапшырыр дигән ышаныч бар”, дип өметләндерде Илсур Метшин.


Фикер өстәү