Казан элемтә техникумы грант отты

Татарстан “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә. “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының төбәкара компетенцияләр үзәге грант отты.

Һөнәри белем бирү оешмаларына мондый дәүләт ярдәме аларның матди-техник базасын ныгыту, югары квалификацияле белгечләр, эшче кадрлар әзерләү өчен бирелә. 2020 ел ахырына кадәр “Ворлдскиллс” стандартларына туры килә торган урта һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыручы оешмаларны тәмамлаучылар санын 50 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла.

Әлеге грантта катнашу турындагы карарны техникум җитәкчелеге 2019 елның гыйнвар ахырында кабул иткән.

– Безнең әлеге конкурста катнашуыбызның максаты матди-техник базаны яңарту гына түгел, аны ныгыту да иде. Чөнки моңа кадәр тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылмаган иде. Хәзер бездә махсус уку сыйныфлары һәм лабораторияләр бар, бу грантта катнашу безгә студентлар өчен шартларны яхшырту мөмкинлеге бирде.  Виртуаль чынбарлык, челтәр һәм системалы идарә итү кебек юнәлешләр перспективалы гына түгел, студентлар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч та,  – ди Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының уку үзәге җитәкчесе Дамира Рамазанова.

Техникумда “мәгълүмати кабель челтәрләре”, “челтәрле һәм системалы администрацияләү”, “компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталары эшләү” һәм башка юнәлешләр буенча лабораторияләр булдырылган. Бу  лаборатория җиһазлары булачак белгечләргә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булу өчен дә кирәк.

– Шактый җитди конкурс аша уздык. Безнең номинациядә 80нән артык белем бирү оешмасы сыналды, якынча 10 белем бирү оешмасы грант алды, – ди белгеч. – Лабораторияләрдә студентларны гына өйрәтеп калмыйча, хезмәткәрләр өчен белем күтәрү курслары уздырырга да  ниятлибез. Чөнки бик үк алга китмәгән төбәкләрнең үз белем бирү оешмалары базасында мондый җиһазлар җитми. Шуңа күрә педагогларның квалификациясен күтәрү мәсьәләсе бик мөһим. Заманча җиһазлар ярдәмендә моңа ирешә алырбыз дип өметләнәбез.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү