2020 елдан табибларга нәрсә өчен өстәмә акча түләнәчәк?

Медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм табибларга «сакчыл» технологияләр керткән өчен финанс ягыннан кызыксындыру чаралары күреләчәк, дип вәгъдә иткән РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Әлеге яңалыкны 2020 елның җәеннән кертү күздә тотыла, дип яза «Российская газета».

«Бу РФ субъектларына яңа модельне кулланышка кертүне киңәйтергә һәм 2020 елда ук оешмалары әлеге статуска туры килгән җитәкчеләр һәм медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләргә мөмкинлек бирәчәк», — дигән сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләүгә багышланган киңәшмәдә министр.

Скворцова фикеренчә, әлеге яңалык «пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырырга» ярдәм итәчәк.

 


Фикер өстәү