245 мең сум акчагыздан колак кагарга теләмәсәгез…

Татарстанда яшәүче хатын-кызлар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган аферистларга 245 мең сум акча җибәргән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Караклар бер схема буенча эш итә – үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштыра һәм счетларына куркыныч янау турында хәбәр итә», — дип сөйләделәр полициядә.

Нәтиҗәдә, Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз җинаятьчеләр сүзенә ышанып, алар хисабына 45 мең, ә Лаешта яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 200 мең сумнан артык акча күчергән.

Әлеге фактлар нигезендә «Урлау» һәм «Караклык» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

 


Фикер өстәү