5 дамба җимерелеп 15 кеше һәлак булган

Россиядә техноген катастрофаларның шомлы әйлән-бәйләне дәвам итә. Үткән ял көннәрендә Красноярск краеннан үзәк өзгеч фаҗига турында хәбәрләр алынды: 5 буа (дамба) җимерелеп, елга ерылды, алтын чыгаручы “Сисим” компаниясендә эшләүчеләрнең өйләрен су агызып китте.

Иң соңгы мәгълүматлар кимендә 15 кешенең һәлак булуын, 9 кешенең хастаханәдә ятуын, тагын 5 эшченең хәбәрсез югалуын әйтәләр. Илнең Тикшерү комитеты ясаган беренче нәтиҗәләр “Россиядә бар нәрсә дә яна, янмаса – бата, батмаса – идарә итә” дигән канатлы формулага туры килә. Тикшерүчеләр гидротехник корылмаларның законсыз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап тормый гына төзелүен белдерәләр. Төзелешне рөхсәт итүче документлар да булмаган. Сейба елгасы мондый ваемсызлыктан үзенчә үч алган: башта иң югарыдагы буаны ярып аккан, аннан чылбыр тәртибендә түбәндәге дамбалар да ишелгән. Эшләрне оештыру өчен җаваплы тау мастерының тиешле белеме дә булмавы ачыкланган. Участок җитәкчесе су басу зонасында бистә төзүнең куркыныч булуын белгән, шуңа карамастан, йортлар салынган.
Алтын чыгаручы компания директоры Максим Ковальков, тау мастеры Евгений Александров һәм участок җитәкчесе Андрей Егановлар, тоткарланып, Красноярск шәһәренә китерелгәннәр, аларны кулга алу мәсьәләсе судта карала. Компаниянең край үзәгендәге офисында тентү бара, бухгалтерлык һәм техник документларны өйрәнәләр. Гадәттә андый төзелешләр өчен бүленгән акча тиешле максатларда тотылмый. Күп акча сорыйлар да аз сарыф итәләр. Бу юлы да шундый схема кулланылгандырмы, анысын әле тәгаен генә әйтү мөмкин түгел.

Әйтүләренә караганда, ташу куәте бик зур булган. Буадагы су 3,5 – 4 метрга кадәр күтәрелгән. Су һәм ләм белән 80 алтын эзләүче яшәгән тулай торак, берничә йорт агып киткән.

Владимир Путин зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты. Үлгәннәрнең гаиләләренә бер миллион сум акчалата ярдәм турында сүзләр бар. Моннан тыш алар тәрбиясендә яшәгәннәргә пенсия дә түләнәчәк. Дүшәмбе көн төбәктә кайгы көне дип игълан ителде. Күрелгән чаралар һәлак булучыларны кайтармый инде, шунысы аяныч. Никтер фаҗига сабаклары да тиз онытыла. Озакламый тагын кайдадыр яна, кайдадыр бата. Менә шул боҗраны ничектер өзәргә иде. Мөгаен, батмаганнарның идарәсенә чик куярга кирәктер.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү