Рәшит Сабировны гафу үтенергә өндиләр!

Казанның Иске Татар зиратында мәшһүр җыры Әлфия Авзаловага мемориаль комплекс ачылу тантанасында Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның чыгышы интернет киңлекләрендә бәхәс уятты. Берәүләр артистны хуплады, икенчеләре аны хәтта сүзләре өчен гафу үтенергә үк өндәде.

Хикмәт шунда: Рәшит Сабиров шәхес кадере темасын күтәрде. Хатын-кыз шәхесләргә бер һәйкәл дә булмавын, аларны яратмавыбызны искәртте. Әлфия Авзалова исеме этләр генә йөри торган җирдәге бер генә йортлы урамга бирелүне хискә бирелеп тәнкыйтьләде. “Салават күпере” бистәсендә яшәүче журналист Фәрит Салихов: “Ни хакы бар аның мине эт һәм кыр куяны дип атарга? Әйе, мин Әлфия Авзалова урамы янәшәсендә генә яшим. Минем кебекләр анда берничә мең. Алга таба берничә дистә мең булачак. Рәшит абыйның шул урамны килеп күргәне бармы икән? Безнең хакыбыз юкмы әллә бөек җырчы исемен йөрткән урамда яшәргә? Мондый чыгышны зиратта ясамыйлар. Оят!..” – дип язды.

Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова исә булганына шөкер итү ягында.

– Шәһәр читендәге урамга Әлфия Авзалова исемен бирү белән килештек инде. Әйе, башта мин дә, апам да читтәге урамга әни исемен бирүне теләмәгән идек. Аңлашыла бит инде, шәһәр үзәге түгел. Алла боерса, күпмедер вакыт узгач, ул Казан үзәгенә әйләнер, кем белә. Әлегә ул урамда нибары бер йорт тора. Без ул урамны эзләп бардык, бик озак йөрдек, ләкин тапмадык. Халыктан сорап карадык, алар да белмиләр. Чыннан да, Казан матурайды, үсте, үзгәрде. Ул туристларны җәлеп итү ягыннан Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора. Ләкин килгән кунаклар, “Салават күпере” бистәсенә барып, ул урамны карап йөрмәячәк. Аны, әйткәнемчә, эзләп табарлык та түгел, – ди ул. – Һәйкәл турында… Илһам Шакиров белән Рәшит Ваһаповка һәйкәл куела дип ишеттем. Ләкин әнигә куела дигән хәбәрләр юк әле. Аңа да булыр дип өметләнәм. Беләсезме, әни безне оптимистик рухта тәрбияләде. Беркайчан да гайбәт сөйләмәде. Үзенә начарлык кылучыга да рәхмәт әйтә белде. Без шул рухта тәрбияләндек. Шуңа хөкүмәткә рәхмәттән ары сүз әйтә алмыйбыз. Шул урамга әни исемен кушарга карар кылганнар икән инде, димәк, шулай кирәк булган. Анысы да булмаска мөмкин иде әле. Истәлек тактасы да куелмый калырга мөмкин иде.

Җырчы Альбина Кармышева “Салават күпере” бистәсендә яши. Ул, иҗат кешесе буларак, Рәшит Сабировны аңлый:

– Шәхесләр исемен, чыннан да, үзәктәге урамнарга кушарга кирәктер. Һич югы Яңа Савин, Мәскәү районнарында берәр урамга Авзалова исемен бирү яхшырак булган булыр иде. Ләкин ул урамнарның исемнәре бар икән инде, нишләтәсең. Восстание урамын үзгәртик дип, җиңел генә хәл итеп булмый бит инде. Аның өчен мең мәшәкать үтәргә кирәк. Кагыйдә буларак, мондый исем алмаштыруларга халык авыр ризалаша. Мәсәлән, Назарбаев урамы минем өчен – һаман да Эсперанто урамы. Рәшит Сабиров җан әрнүе белән сөйләгән, әлбәттә. Ләкин арттырып җибәргән. Артист буларак, аның хискә бирелүен аңлыйм. Мин дә кирәкмәгән сүз ычкындырырга мөмкин. Икенче яктан, халыктан гафу үтенсә дә була иде. Шәхсән үзем гафу үтенер идем. Артист буларак, мин аны яклыйм, гади кеше буларак, мин дә аңа үпкәләр идем.

Рәшит Сабиров гафу үтенергә җыенмый. Аның әйтүенчә, гафу үтенерлек сүз әйтелмәгән, гамәл кылынмаган:

– Анда яшәүче халык үзләре үк: “Әлфия Авзалова – татар халкының атаклы шәхесе, шуңа аның урамы үзәктә, халык йөри торган җирдә булырга тиеш”, – дип әйтсен иде. Олпат шәхескә хөрмәт йөзеннән. Бу – бик зур адым булыр иде. Әлфия апаның кызы да таба алмаган бит аны. Әлфия Авзалова исемен бер генә йортлы урамга кушуны дөрес түгелдер дип беләм. Беркемнән дә гафу үтенмим. Ул урамда яшәүчеләр матур гына яшәсеннәр, аларга бәхет телим. Менә мин үлгәч, ул урамга минем исемне кушарлар. Мин ул хәтле бөек кеше түгел, әнә шул бер йортлы урам да җитә.

Гөлинә Гыймадова

 


2 фикер

  1. Рэшит Сабиров сузлэре белэн килешэм. Бер ялгыш суз дэ эйтмэгэн. Кушсыннар узэктэге уоамга, узгэртсеннэр, шул эшне башкаручылар бар бит!

  2. Рэшит Сабиров бер ялгыш Суз дэ эйтмэгэн, дорес эйткэн! Узэктэге урамга бирсеннэр Элыия Авзалова исемен, узгэртсеннэр урам исемен, шул эшне башкаручыдар бар бит, эшлэсеннэр уз эшлэрен!

Фикер өстәү