«Яратуны кызганмасак иде». Өлкәннәр ункөнлеге башланды

Бүген Өлкәннәр көне. Алдагы ункөнлек Өлкәннәр денкадасы дип игүлан ителде. Ункөнлек дәвамында төрле чаралар оештырылачак, концерт программалары төзелгән, юридик һәм социаль ярдәм күрсәтеләчәк.

Татарстанда 987 мең өлкән яшьтәге кеше яши. Аларның һәрберсе диярлек федералҗ һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән төрле соөиалҗ ярдәмне ала. Агымдагы елның 8 аенда шушы максатларга 4,07 миллиард сум, шул исәптән Татарстанда билгеләнгән соөиалҗ түләүләргә 3,89 миллиард сум акча тотылган.

Кукмара районының Өркеш авылында яшәүче 88 яшьлек Мәгъмүрә Хәбибуллина соңгы елларда өлкәннәргә игътибар аеруча артты, дигән фикердә.

— Хәзер бик рәхәттә яшибез. Үткәннәребез белән чагыштыра торган да түгел. Без бит черек бәрәңге ашап үскән буын, — ди ул. — Пенсиябез килеп тора, кибетләрдә ризык бар. Җитәкчеләр гел кайгыртып тора. Фельдшер да гел хәлемне белеп тора. Кызым шәһәрдән кайтмаган булса, күршеләрем карыйсы иде.

Бүген республиканың 36 районында 37 кеше тәрбиягә алган гаиләдә гомер итә. Татарстанда 2017 елдан бирле “Өлкәннәрне гаиләгә алу” программасы эшли. Андый гаиләләргә ел саен республика бюджетыннан 3,7 миллион сум акча бүленә. Әби-бабайларны тәрбиягә алган кешеләргә ай саен 4–8 мең сум акча түләнә. Тик бик күпләр моны бушка, күңел кушканга эшлиләр. Әйтик, Яшел Үзән районында яшәүче Тәслимә әби Харисованы күршесе карый.

— Безнең ике яктан да әти-әниләребез вафат инде. Өлкән кеше булмагач, өй буш кебек тоелды. Башта күршедәге бер әбине алып чыктык, тик ул озак яшәмәде үлде. Аннан соң авылның ике башында яшәүче ике әбине алып кайттык. Ирем каршы килмәде. Алар өйгә нур өсти, — диде ул, исемен күрсәтмәвебезне сорап.

Ул моның өчен бер тиен дә акча сорамый. Дөресрәге, әлеге программада катнашырга теләмәгән.

Республикада “Озак вакыт ярдәм күрсәтү” дип аталган тәҗрибә проекты да эшли башлаган. Әлеге проектта катнашучы Арча картлар һәм инвалидлар йорты директоры Гөлназ Төхфәтуллина әйтүенчә, программа тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, аларга нинди тәрбия кирәген өйрәнеп, кирәкле оешмаларны җәлеп итеп, медик-социаль ярдәм күрсәтүне күздә тота.

– Бүген бездә 56 кеше тәрбияләнә. Шуларның 47 се – инвалидлар, – ди Гөлназ ханым.

Бу программа кертелгәч, картлар йортында эшләүче хезмәткәрләрне икегә бүлгәннәр. Беренчеләре фәкать өлкәннәр белән генә шөгыльләнә. Аларны юындыру, киендерү, ашату, саф һавага алып чыгу кебек эшләрне башкара. Өлкәннәрне мунчада юындыралар. Тәрбияләүчеләрнең эше моның белән генә бетми әле. Алар өлкәннәрнең кан басымын да тикшерә, кәефен күзәтә. Хәтта нинди дарулар эчүен дә язып баралар.

Картлар йортында гына түгел, ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә дә озакламый «сиделка»лар ярдәмгә киләчәк. Алар ел ахырына кадәр 1638 өлкән яшьтәге кешегә ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук бу эшкә өлкәннәрнең якыннарын да өйрәтәчәкләр. Республикада шундый теләк белдергән 188 кешене укытканнар да инде.

Татарстанда уртача гомер озынлыгы да арта. Хәзер ул 74,2 яшьне тәшкил итә. 100 яшьне узган кешеләр саны быел 183 кә җиткән (2018 елда 174 кеше булган). Белгечләр гомер озынлыгы артуны республикада өлкәннәр өчен эшләүче программаларга бәйли. Илкүләм “Демография” проектында алар өчен аерым чаралар каралган. «Мобиль поликлиника» проекты башкала табибларын авылларга «алып чыкты». Авыллардан өлкәннәрне район хастаханәсенә йөртү өчен республика җитәкчелеге күптән түгел генә 43 машина бирде. Ел ахырына кадәр авылда яшәүче 65 яшьтән узган 36 мең кеше диспансеризация узачак.

 

Республикада яшәүче өлкәннәргә дәүләттән нинди ярдәм бирелә?

2019 елның беренче ярты еллыгы буенча, Татарстанда уртача пенсия күләме 13802,96 сумны тәшкил итә. Инфляцияне исәпкә алып, ул узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 2,2 процентка арткан. Пенсиядән тыш, категорияләргә карап, ташламалар каралган. «Ташлама һәр кешегә төрлечә билгеләнә. Инвалид икән – группасына карап, “Хезмәт ветераны” икән – шул юнәлештән бирелә», — ди Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

– Өлкәннәр шулай ук шифаханәгә юллама алырга хокуклы. Тик быелдан аны да, юл акчасын да пенсионер исемендә ниндидер милек яки җир булу-булмауны исәпкә алып бирәләр. 40 кв метрдан күбрәк торак мәйданы, 20 сутыйдан артык җире бар икән, бу очракта юл акчасы бирелми. Ялга юллама биргәндә дә гаиләнең матди ягын карыйлар. Әгәр кешенең акчасы җитәрлек дип табылса, ул аны сатып алырга тиеш була. Санлы телевидениегә күчү уңаеннан без өлкәннәргә приставка һәм антенна өчен ташлама бирә башладык. Бәяләре 1 мең сумнан артмаган очракта, субсидия бирелә, – ди Алсу Гатиятуллина. — Тик бер нәрсәне онытмыйк: җылы сүз һәм игътибарны бернинди матди кыйммәтләр дә алыштыра алмый. Яратуны кызганмасак иде!

 

 

Өлкәннәр ункөнлегендә уздырылачак чаралар:

  • 1 октябрьдә Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада өлкәннәр өчен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды һәм салым хезмәте белгечләре пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү, социаль пособиеләр, субсидияләр түләү, ташламалы салымны сайлау шартлары, милек, җир, транспорт салымнарындагы ташламаларны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Акция барышында өлкән яшьтәгеләрне электрон сервисларны үзләштерергә өйрәтәчәкләр. Консультация Казанда Гагарин урамы, 103 й., Ямашев урамы, 82 й., Г. Коләхмәтов урамы, 25/1 й., Җиңү проспекты, 214 й., Юдинода Ильич урамы, 28 нче йортта; Чаллы һәм Түбән Камада “Минем документлар” үзәк офисында 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр узачак.

 

  • 1 октябрьдә иртәнге 10.00 алып 12.00 сәгатькә кадәр Россия Президентының кабул итү бүлмәсе базасында “Кайнар линия” эшләячәк. Сорауларга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк. Элемтә өчен телефон: 8(843) 221-80-38.

 

  • Республикада өлкәннәр өчен һәр сишәмбе көнне музейларга керү бушлай. Быел исә бәйрәм нәкъ менә шул көнгә туры килә.

 

  • 4 октябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында “Балкыш” фестивале лауреатлары концерты булачак.

 

  • Өлкәннәр өчен “Өченче буын университеты” проекты эшли башлады. Теләгән кеше сәламәтлекне саклау, төрле авыруларны булдырмый калу, инсульт һәм инфарктның беренче билгеләрен белү буенча курсларга йөри ала.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү