Арча кыры зиратына экскурсия оештыралар

Әйдә киттек… Арча кыры зиратына. Экскурсиягә. Татарстан башкаласында яшәүчеләр, алардан да битәр туристлар озакламый әнә шулай сөйләшә башларга мөмкиннәр. Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова авызыннан әле кичә генә шундыйрак сүзләр чыкты.

Маршрутны республикабызның Экскурсоводлар гильдиясе методик советы раслаган да инде. Зиратта туристлар сукмагы маршрутын Татарстанда мәгълүм тарихчы, туган якны өйрәнү белгече Анатолий Елдашев булдырган. Экскурсия, 30 кешелек төркемгә исәпләнеп, 2-4 сәгать дәвам итәчәк икән. Хәзерге вакытта зиратта танылган кешеләрнең каберләре янәшәсенә урнаштырылачак навигация җиһазлары эскизлары эшләнелә.

Иң тыныч урын – зират дисәк тә, заман җиле, дөресен әйткәндә, акча эшләү зәхмәте аңа да үтеп керде. Хәер, Мәскәү, Санкт-Петербург ише зур шәһәрләрнең борынгы зиратлары мондый экскурсияләрне инде әллә кайчаннан бирле кабул итә. Белүемчә, алардан халыкның өзелгәне юк. Әле быел җәен үземә дә Питерга сәяхәтем вакытында Смоленск зиратында булып, андагы туристларның күплегенә шаккатып кайтырга туры килде. Экскурсовод-гид, дини карашыгыз буенчамы, башка сәбәптәнме керергә теләмәсәгез, бер сүз дә юк, дигән кебегрәк әйтеп куйса да, төркемебез белән шунда ыргылдык. Ә бит чыннан да кызык!

Әйтик, без анда Пушкинның унтугызынчы гасырның утызынчы елларында җирләнгән нәнкесе Арина Родионовна, егерменче гасыр башларында җир куенына иңдерелгән рус шагыйре Александр Блокның, әле күптән түгел генә арабыздан киткән атаклы җырчы Людмила Сенчинаның тоташ чәчәкләрдән генә торган каберләрен күрдек. Зират – зират инде, искитәрлек әллә ни юк анысы, әмма танылган шәхесләрнең каберен күрү алар яшәгән чорны күз алдына китереп бастыра икән шул.

Ә инде үзебезнең Арча кыры зиратына килгәндә, анда да танылган шәхесләр каберләре җитәрлек. Әйтик, кайчандыр Казан император университеты ректоры булган бөек математик Николай Лобачевскийның шунда җирләнгәнен беләм. Сталинның малае Василийның кабере дә озак еллар буе шул зиратта булды. Дөрес, моннан берничә ел элек аның җәсәде башка урынга күчерелде. Инде унсигезенче гасырда ук Екатерина II әмере белән “кара үлем”гә (унсигезенче гасырның җитмешенче елларында котырынган чума авыруын шулай дип йөрткәннәр) каршы көрәш кысасында шәһәрдән читтә нигез салынган әлеге борынгы зиратның тарихы да кызык.

Валентина Семенова

 


Фикер өстәү