Россиядә 1 октябрьдән кергән яңа законнар

1 октябрьдән Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Нинди үзгәрешләр алып килде соң октябрь?

* “Май указлары”на кертелмәгән федераль “бюджетник”ларның хезмәт хакы 4,3 процентка арта.  Сүз дәүләт хезмәткәрләре, шулай ук федераль бюджет оешмалары, федераль дәүләт органнары, хәрби частьлардагы “гражданский”лар турында сүз бара.  Әйтик, янгын сүндерүчеләр, социаль хезмәткәрләр, урманчыларның  хезмәт хакы арта дигән сүз.   Шул ук вакытта төбәк һәм муниципаль “бюджетник”ларның хезмәт хакын арттыру турында карарны урыннардагы хакимиятләр кабул итәргә тиеш.

 

* Өстәмә кыйммәткә салым (НДС) ягыннан Салым кодексына үзгәрешләр кертелә. Пальма мае кыйммәтләнә. Мондый майга НДС күләме моңа кадәр 10 процент булса, хәзер 20 процентка җиткерелә. Бер үк вакытта җиләк-җимешкә, шул исәптән виноградка салым ставкасы кими – 20дән 10 процентка кала. Моннан тыш 1 октябрьдән очып китү-төшеп утыру пунктлары, шулай ук транзит нокталары Мәскәүдән читтә урнашкан эчке авиарейслар өчен НДС бетерелә.

 

* Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) турында законга чираттагы төзәтмә кертелә. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйча, ягъни Евроберкетмә буенча гына  юл-транспорт вакыйгасын рәсмиләштергәндә, “страховка” акчасын түләү ОСАГО буенча максималь түләүгә – 400 мең сумга җиткерелә. Моңа кадәр төбәкләрдә бу түләү 100 мең сумга кадәр генә иде.  Сүз уңаеннан, ике автомобильнең авариягә эләгеп, кемгәдер зыян килмәгәндә генә юл һаләкәтен Евроберкетмә буенча рәсмиләштереп булуын искә төшереп үтәргә кирәк.

* Хәзер бер төркем балалар утырткан автобусларның барысы да иминлек каешлары белән тәэмин ителгән һәм яшь пассажирларның һәммәсе  “каешланган” булырга тиеш.

 

* Октябрь башыннан фатирлар, тулай торак һәм кунакханәләр балконы-лоджияләрендә ачык уттан файдаланырга, әйтик, анда мангал куеп шашлык пешерергә ярамый. Әмма бу балконда тәмәке тартуны тыюны аңлатмый. Шулай да хәзер кагыйдәләр тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан очракта, зыян күрүчеләргә тартучыдан компенсация алуны җиңеләйтә.

 

* Банклар кредит бирү кагыйдәләрен кырысландыра. 1 октябрьдән кергән кагыйдәләр буенча клиентка кредит бирелгәнче, моңарчы алган әҗәтләре буенча түләүләренә яңа кредит буенча түләү күләмен китереп кушачаклар. Түләүләре хезмәт хакы күләменең 50 процентыннан арткан очракта, мондый кешегә кредит бирелмәскә мөмкин.

 

* 1 октябрьдән фатирларда хостел ачу тыела. Фатирны торак булмаган категориягә күчергән очракта гына анда кунакханә ачу рөхсәт ителәчәк.

 


Фикер өстәү