Кайберәүләрнең пенсиясе 6,3 процентка артачак

1 октябрьдән хәрбиләрнең пенсияләре ике процентка артачак. Аларның пенсиясен 4,3 процентка арттыру (инфляция кысаларында) планлаштырылган иде, ләкин президент тагын да өстәргә карар итте дип хәбәр итә РИА Новости. 

Шулай итеп, хәрбиләрнең пенсиясе барлыгы 6,3 процентка артачак.

Бу контракт яки чакырылыш буенча хезмәт иткән 2,6 миллион россияле, шулай ук Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль янгынга каршы хезмәт, таможня, фельдъегер элемтә органнары хезмәткәрләренә кагыла.

 


Фикер өстәү