Бөтенроссия халык санын алуда нәрсә турында сорамаячаклар?

Росстат 2020 елда булачак Бөтенроссия халык санын алу өчен сораулар исемлегенә керемнәрнең күләме һәм торак милек турындагы сорауларны кертмәгән. Росстат башлыгы киңәшчесе Павел Смелов шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

  • Бөтенроссия халык санын алу Россия Федерациясенең бөтен территориясендә узачак. Төп этап 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. Бөтенроссия халык санын алу ун елга бер тапкыр үткәрелә. Статистика социаль программалар, бюджет акчаларын бүлү, мәктәпләр, хастаханәләр, торак һәм юллар төзү өчен файдаланылачак.

«Статистика бу мәгълүматларны салым органнарына тапшырмый. Без рәсми яки конвертта алган хезмәт хакымы дип тә сорамыйбыз, бу сезнең шәхси эш. Безне бары акча керемнәре чыганаклары — хезмәт хакы, кертемнәр буенча дивидендлар, пенсия булу-булмавы гына кызыксындыра», — диде Росстат башлыгы киңәшчесе.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү