“Әйдәгез, бер айга безгә юлны онытып торыгыз әле”

Аны тыңлавы, дөресрәге, аларны тыңлавы үзе бер рәхәт. Тәмләп, ашыкмыйча гына сөйлиләр. Аларның тормышы – башкалар күз алдында, башкаларныкы аларның күз алдында узган. “Байлыкка кызыкмадык, үзебезгә тиешлесенең игелеген күреп гомер иттек, картаймыш көнебездә шуның әҗерен күрәбез”, – ди Светлана апа. “Көн биргәнгә җүн бирермен, дигән. Шулай булды да”. Монысы инде Әдһәм абый сүзләре.

Сиксәненче елларда, гомумән, унбиш ел дәвамында ул җитәкләгән “Алга” колхозы республиканың йөзек кашы булып, исеменә тәңгәл килеп торды. Алардан өйрәнделәр, аларны үрнәк иттеләр. Тәтеш төбәгендәге бу хуҗалыкны газета-журналлар да читләтеп үтмәде. Шул исәптән “Социалистик Татарстан” да. Мәрди Рафиков, Александр Филиппов, Мөнир Абдуллин, Мәгъсүм Гәрәев хуҗалыкта шактый еш булдылар, язмалары күләмле дә, дәлилле дә иде. Светлана апа аларның барысын да туплап барган, хәзер кадерле ядкәр итеп саклый. “Оныклар алдында мактанырлыгыбыз бар, – ди Әдһәм абый. – Бабаларының кемлеген белеп торсыннар. Алардан да менә шундый истәлекләр калырлык булсын”.

Республика юбилее якынлашкан көннәрдә, нәкъ менә шул максаттан, Әдһәм абый истәлекләрен төпләгән, хәзер ул  хәләл җефете Светлана апа саклавында. “Өйдәге архивка тапшырдым, югалмаячагына иманым камил”, – ди хуҗа кеше. Игелекле эшләрнең архивка яшереп булмый торганнары, көн дә халык күз алдында булганнары да бар. Шундыйларның берничәсе… күлләр һәм дә күперләр.

“Алга”да колхоз рәисе дилбегәсен үз кулына алуга, ул район җитәкчеләренә: “Әйдәгез, бер айга безгә юлны онытып торыгыз әле”, – дигән үтенечен җиткерә. Чын-чынлап хуҗалык белән танышу, мөмкинлекләрне барлау өчен кирәк була аңа бу вакыт. Басуларны иңләп йөргәндә яңа җитәкче торф ятмаларына юлыга һәм киләчәктә аларны ашлама буларак куллану кирәклегенә төшенә. Шулай эшләнә дә. Тик торф алынган кишәрлекләр зур-зур чокырга әйләнә, ташландык хәлгә килә. Ходайның рәхмәте, шул чокырларда урыны-урыны белән чишмәләр баш калкыта. Күлләргә ишарә түгелме сон инде бу? Чокырларны яхшылап чистарталар, томаланган чишмәләргә юл ачалар, су җибәрәләр, әйләнә-тирәсенә агачлар утырталар. Шулай итеп, беренче көннәрдән үк халык исемләгәнчә, Чукмар күлләренә нигез салына, Бакырчы белән янәшәдәгесе гүзәллеге белән халыкны аеруча үзенә тарта. Янәшәсендә бәйрәмнәр үткәрелә башлый, пионер лагере да корыла.

Моннан берничә көн элек кенә Әдһәм Кәрим улы белән без Бакырчы янәшәсендәге күл буенда булып кайттык. Ветеран табигать могҗизасына озаклап карап торды, күзендә яшь бөртекләре дә күренде, һичшиксез, шатлыктан, куанычтан иде ул. Кайту юлында заманында ул төзеткән күпер янында да тукталып алдык. Халык игелеген күрә. Үткәнне һәм бүгенгене тоташтыручы ачык чагылыш иде бу. Хатирәләр кабат яңарды. Ул сөйли, миңа исә язып өлгерергә генә кирәк.

…Гаиләдә унберенче бала идем мин. Сугыш чоры. Ашарга да, кияргә дә юк. Ярый урман бар әле: нәрсә эләксә, шуны авызга кабабыз. Әни, каян юнәлткәндер инде, калын тукымадан озын күлмәк текте. Аны киеп йөрү үзе бер рәхәт иде. Шук чак бит инде: коймадан сикергән идем, рәшәткәгә асылынып калдым һәм күлмәк якасы муенны кысты, сулыш җитми. Шул вакытта туганым Фәһимә апа килеп чыкты да, күтәреп алып, җиргә ыргытты һәм бер-икене тамызды. Мин моңа бик шат идем инде, үлемнән котылуым булды бу минем.

…Җәйге иртә. Әни сыер сава. Әни сөттән миңа өлеш чыгармасмы, дип гел аның янында кайнашам. Сабырсызланам. Югыйсә әнинең: “Улым, мин сиңа җилен төбен бирәм”, – дип ничә мәртәбә әйткәне бар инде. Үзем зоотехник булгач кына җилен төбенең тәмлерәк тә, файдалырак та икәнлегенә төшендем.

…Сугыш елларында, аннан соң да күтәртмәле чабата безнең төп аяк киемебез булды. Шул чабата безгә күп вакыт чаңгы ролен дә үтәде. Мәктәпкә кергәч, идәннән шуып китүләребез хәтердә. Шул вакыт укытучыбыз Әкрам абый колактан эләктереп ала да өскә күтәрә: “Шума, аягыңны имгәтерсең, дип ничә тапкыр әйттем инде”. Шуклык барыбер үзенекен итә иде, күтәртмәле чабата идәндә шуу өчен ясалгандыр кебек тоела иде безгә. Ботинкалы чаңгыны исә дүртенче класста укыганда күрдем. Районга ярышка барган идек, шунда беренче урынны алдым да Казанга җибәрделәр, әмма анда күрсәткечем мактанырлык булмады. Шулай инде ул, осталыкка яши-яши өйрәнәсең. Оныкларыма да гел шул хакта әйтә киләм.

…Туганым Әнвәр абый Германиядә хезмәт итте. Хезмәте яхшы барды, бүләкләре дә күп иде. Мин унынчы классны төгәлләп килгәндә ул ялга кайтты, Фәһимә апага бүләккә дип – сәгать, миңа мылтык, әйе-әйе, мылтык алып кайтты. Бу вакытта әни Бакуда туганнарда иде, балалары белән ике абыем, ике апам, әтинең ике абыйсы, дүрт сеңлесе дә гаиләләре белән Бакуда – Артем дигән утрауда яшәгән чор бу. Безнекеләр күп булгач, утрауны үзара Тархан бистәсе дип тә атап йөрткәннәр.

Минем кулга мылтык эләккәч, укуга омтылыш сүрелде. Куян куам, төлке дә эләгә, тиреләрен әзерләүләр конторасына тапшырып, акча эшлим. Бу “шөгыль”не апа сизде дә эшне тиз отты: мылтыкны яшерде, укырга йөрү-йөрмәүне, ничегрәк укуымны контрольгә алды. Нәкъ вакытында туры юл күрсәтүчеләр тормышымда гел очрап торды – мин шуның белән дә бәхетле.

Шахмат белән бик нык мавыккан вакытларым да булды. Мәктәптә укыганда да, Белоруссиядә армия хезмәтендә дә уйнадым. Бу шөгыль фикеремне баетты, тормыш та нәкъ шахмат уены кебек: нинди йөреш ясыйсың – шуның нәтиҗәсен күрәсең. Кеше фикере белән яшәмә – үзең фикерле бул, диюләре дә шахмат уенында раслана. Тормыш – үзе шахмат уены инде ул. Фикерлеләр, җитезләр, өлгерләр җиңә.

***

Әдһәм абыйдан Чукмаров фамилиясенең кайдан килеп чыкканлыгын кызыксынмыйча булдыра алмадым. “Кушамат ул, – диде агай. – Миңа буыннан буынга күчкән. Безнекеләр бик үк сабыр булмаганнардыр инде. Миндә дә вакыт-вакыт кызып китүчәнлек булды, әмма ул халәт эшкә зыян салырлык түгел иде. Башкаларны да тыңлап, уртак фикергә килгәндә генә эш үрчем була. Сез Чукмаровлар түгел бит, дип әйтүчеләр булды, фамилияне алыштырырга минем теләк тә юк, андый уй башка да килмәде. Безнең нәселдә генә андый фамилия, дөньясында бердәнбер ул. Менә шулай, бердәнберлек миңа яшәргә көч бирәдер кебек. Һәм һәр кайда, һәр җирдә дә горурланып әйтәм: йөз яшьлеген тутырып килүче безнең республика җитәкчеләрдән бик уңды. Миңа республика белән – Минтимер Шәрип улы Шәймиев, район белән Федор Андреевич Хохлов җитәкчелек иткән чорда эшләү насыйп булды. Алар биниһая зур эш башкарды, безне шул тарафларга юнәлдерделәр. Ул чор, иншалла, тарихыбызда зур хәрефләр белән язылыр.

Республикабыздагы хәзерге вазгыятьтән мин бик канәгать, элек тә, хәзер дә шулай: иң беренче нәүбәттә халык мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эш ителә: ничәмә-ничә программа гына да гамәлдә һәм алар барысы да бүгенге үсешебезне тәэмин итә, якты киләчәккә нигез сала. Шуңа да бездәгедәй бердәмлеккә, татулыкка һич кенә аптырыйсы юк. Татарстан дигән мәмләкәттә дөньяга килүем, эшләвем һәм матур картлык кичерүем белән бәхетлемен. Тагын да чәчәк ат, гөрләп яшә, Республикам”.

Габделбәр Ризванов


Фикер өстәү