Казанда 4 яңа авиарейс кайчан оча башлаячагы билгеле

Октябрь ахырында Казанда дүрт яңа авиарейс (шуларның өчесе — халыкара) ачылачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 октябрьдә, Екатеринбургта тукталыш ясап, Кытайның Харбин шәһәренә авиарейс ачыла. Рейслар атнасына бер тапкыр якшәмбе көннәрендә киләсе елның 22 мартына кадәр булачак.

Шул ук көнне Казан һәм Якутск арасында авиаэлемтә ачыла. Әлеге маршруттагы очкыч, Екатеринбургта тукталыш ясап, пассажирларга атнасына бер тапкыр якшәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк.

30 октябрьдә исә Казан – Будапешт – Казан авиарейсы ачыла. Әлеге маршруттан пассажирлар атнасына ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә файдалана алачак.

Моннан тыш, 31 октябрьдә Доминикана Республикасына чартер рейслары ачыла. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, «Казан – Ла-Романа – Казан маршруты буенча туры рейслар 14 көнгә бер тапкыр ясалачак». Очыш программасы 2020 елның 17 апреленә кадәр исәпләнгән.


Фикер өстәү