Татарстан үзмәшгульләре товарларын танылган онлайн-ритейлер аша сата алачак

Wildberries Онлайн-ритейлеры үзмәшгуль гражданнарга продукцияләрен үз мәйданчыгында сатарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында үзмәшгульләр үз продукцияләрен Wildberriesта сатып карый алалар», — диелә хәбәрдә.

Компаниядә яңа инициатива эшмәкәрләргә үз бизнесларын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, ә сатып алучыларга илнең төрле төбәкләреннән эшләнмәләрнең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, дип саныйлар. Татарстанда яңа салым режимына 32 меңнән артык кеше күчкән инде.

«1 октябрьгә Татарстан Республикасында 32 415 үзмәшгуль кеше бар», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Икътисад министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда үзмәшгульләр белән эшләү тәҗрибәсен ШОС һәм БРИКС илләренең V Бизнес-форумында тәкъдим иттеләр.

 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү