Бүген, 3 октябрьдә, Татарстан территориясендә җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.
Урыны белән республикада бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat